+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
26 гыйнвар , 10:51

Экстремист егерме җиде елга хөкем ителде

Военкор Владлен Татарскийны шартлатып үтерүдә гаепләнгән, экстремистлар һәм террористлар исемлегенә кертелгән Дарья Трепова хөкем карарын елмаеп кабул иткән. Ни өчен?

Экстремист егерме җиде елга хөкем ителде
Экстремист егерме җиде елга хөкем ителде

Владлен Татарскийны һәлак иткән теракт үткән елның 2 апрелендә Петербургның Университет яр буе урамында урнашкан кафеда була. Гаепләү ягы фикеренчә, хәрби хәбәрче Владлен Татарский белән иҗади очрашу вакытында Дарья Трепова аңа эченә шартлаткыч куелган статуэтка бүләк итә. Шул шартлау нәтиҗәсендә Татарский һәлак була, берничә дистә кеше яралана.

Трепова башта гаебен танымый, аннары, «статуэтка эчендә тыңлый торган җайланма гына дип уйладым», дигән күрсәтмәләр бирә. Әмма суд «ул нәрсә эшләгәнен алдан белеп һәм Украина махсус хезмәтләре кушуы буенча башкарган» дигән нәтиҗәгә килгән һәм бик кырыс җәза биргән.

Хәрби корреспондент Владлен Татарскийны (чын исеме Максим Фомин) шартлатып үтерүдән тыш, аны «Ялган документлар ясау» һәм «Шартлаткыч җайланмаларның законсыз әйләнеше» мәддәләре буенча да гаепләделәр. Шулай итеп, суд аны 18, 13 һәм 2 елга – барлыгы 27 елга ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук, аңа 600 мең сум штраф салынган һәм иреген чикләү билгеләнгән. Гражданлык дәгъвасы буенча Дарья Трепова каза күрүчеләргә 16 495 000 сум компенсация түләргә тиеш.

Хатын-кызга 27 ел – Русиянең яңа тарихында рекордлы срок. Аңа кадәр иң зур срок «Амазонкалар» бандасына бирелгән иде. 2003-13 елларда Ростов өлкәсендә полициягә һөҗүм итеп, кешеләрне талаган, үтергән ике хатын-кызга 25 ел бирделәр. Бу срок максималь кебек иде, әмма Треповага моннан да зуррак җәза бирелде. Гаепләү ягы экстремистлар һәм террористлар исемлегенә кертелгән Дарья Трепованы 28 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

Матбугат чаралары Дарья Трепованың суд вакытында, шулай ук карар чыгарганда елмаеп утыруына игътибар бирә, шундый фотолар тарала һәм социаль челтәрләрдә бу күренеш бик нык тәнкыйтьләнә. «Газета.Ru»га аның адвокаты Даниил Берман Трепованың курыккан вакытта шулай елмаю гадәте барлыгы турында әйткән, моны кызның психик халәте белән аңлаткан. «Ул курыкканда елмая. Никадәр куркынычрак булса, шулкадәр көчлерәк реакция. Моны экспертиза да ачыклады. Андый («биполярное расстройство личности, смешанное расстройство личности») кешедәге реакция гадәти кеше реакциясеннән аерыла», – дип аңлаткан ул.

Трепова теракттан соң Дмитрий Касинцев исемле танышында качып яткан дип санала, суд ул кешене дә 1 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Фото: lenta.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: