21 августта Русиядә һәм башка илләрдә Халыкара террорчылык корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан 2017 елның 19 декабрендә гамәлгә куелган.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә террорчылык – ул гомумдөнья проблемасы, аннан төрле илләр һәм халыклар каза күрә. Еш кына зыян күрүчеләр тән һәм җан яраларын уңалту, лаеклы тормыш алып бару мөмкинлеген тыштан ярдәм булганда гына алырга мөмкин. Ул психологик, социаль, финанс ярдәмне, тернәкләндерүне үз эченә ала. Ләкин барысын да дәвалап бетереп булмый. Хатирәләр бөтен алдагы тормышны астын өскә китерергә, киләчәк буыннарга да йогынты ясарга мөмкин.
Бу көннең төп максаты –─ террорчылык корбаннарын искә алу һәм исән калганнарга үз хокукларын якларга һәм нормаль тормышка кайтырга ярдәм итү. Террорчылыктан теге яки бу дәрәҗәдә барлык дәүләтләр дә зыян күрә. Австралиянең Икътисад һәм тынычлык институты мәгълүматлары буенча, былтыр җирдә 6,7 мең кешенең гомерен өзгән 3,9 меңнән артык теракт теркәлгән.
Русиядә террорчылык корбаннарының хокуклары “Террорчылыкка каршы тору турында” федераль закон белән яклана. Закон теракт нәтиҗәсендә китерелгән әхлакый һәм матди зыянны компенсацияләүне күздә тота. Ул җинаятьченең һәм аның якын туганнарының милке исәбенә башкарыла. Шул ук вакытта зыянны каплау өчен теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин — мондый дәгъва вакыт белән чикләнми. Террорчылык актына чик кую барышында китерелгән зыян дәүләт тарафыннан компенсацияләнә.
Закон шулай ук террорчылык корбаннарын һәм җинаятьчеләр белән көрәштә зыян күргән кешеләрне социаль реабилитацияләүне күздә тота. Ул медицина һәм психологик, хокукый ярдәмне, эшкә урнашканда ярдәм итүне, торак бирүне үз эченә ала. Кирәкле акчалар федераль бюджеттан һәм теракт булган субъект бюджетыннан бүленә.
Террорчылыкка каршы көрәштә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә, терактларны туктатуда һәм җинаятьчеләрне тотуда ярдәм итүче кешеләргә дә ярдәм күрсәтелә. Ярдәм санап үтелгән барлык категория гражданнарның гаилә әгъзаларына да кагыла.
Безнең һәрберебез бу афәткә каршы торуга үз өлешен кертә ала. Бу террорчылык корбаннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, террорчылык проблемасы турында мәгълүмат тарату, җинаятьчелекне һәм экстремизмны гаепләү, тынычлык һәм толерантлыкны пропагандалауга юнәлтелгән чараларда актив катнашу булырга мөмкин.
Халыкара террорчылык корбаннарын искә алу көне –─ ул хәвефсез һәм гадел дөнья булдыруга үз өлешеңне кертү мөмкинлеге. Ул ничәнче тапкыр безгә террорчылыкның чикләрне белмәве һәм безнең һәрберебезгә кагылуы турында искә төшерә. Әлбәттә, бу көн бик зур әһәмияткә ия, чөнки ул бөтен милләтләрнең дөньякүләм яшәешенә кагылышлы җитди проблемага игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Сүз уңаеннан, Русиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне дә билгеләп үтелә. Ул федераль закон белән 3 сентябрьгә билгеләнгән. Мәгълүм булуынча, 2004 елның 3 сентябрендә террорчылар Бесландагы мәктәпкә һөҗүм итте. Әлеге көн шушы коточкыч фаҗига корбаннары хакында якты хәтерне саклау максатында булдырылган.