+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
22 август , 15:05

Хәвефсезлек - беренче урында!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Террорчылыкка каршы төбәк комиссиясе һәм Оператив штабның уртак утырышын уздырды.

Хәвефсезлек - беренче урында!
Хәвефсезлек - беренче урында!
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Уфада юбилей тантаналары старт ала. Шуңа бәйле рәвештә җәмәгать урыннарының сакланышын тәэмин итү мөһим.

- Иң күләмле мәдәни чаралар республика башкаласында 30 һәм 31 августта күпсанлы халык һәм республика кунаклары катнашлыгында узачак. Бәйрәм шәһәр мәйданнарында һәм паркларда үтәчәк, - диде Радий Хәбиров. - Бу территорияләр махсус контрольдә һәм тәүлек буе сак астында булырга тиеш.

Яңа уку елына әзерлек мәсьәләсе дә мөһим. Бу тема турында күптән түгел мәгариф буенча республика август киңәшмәсендә фикер алыштылар. Бурыч - мәктәпләрнең иминлеген тәэмин итү.

– Бүгенге көнгә барлык мәгариф оешмалары да тикшерелде. Гомумән алганда, террорчылыктан якланганлык белән бәйле хәл шактый яхшырды. Шул исәптән бу максатларга ел саен бюджет акчалары бүлү нәтиҗәсендә, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. - Шуңа карамастан, бу теманы һәрвакыт аерым контрольдә тотарга кирәк.

Башкортстан Башлыгын сайлаулар өч көн дәвамында – 6, 7 һәм 8 сентябрьдә узачак. 3,3 мең сайлау участогы эшләячәк, аларда республиканың 3 млн сайлаучысы үз тавышларын бирә алачак.

- Барлык участокларны да комиссион рәвештә тикшерү, билгеләнгән тәртиптә сак белән тәэмин итү, ачыкланган җитешсезлекләрне тиз арада төзәтү мөһим. Террорчылыктан яклауга аерым игътибар бирергә кирәк, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. - Көч ведомстволарының бурычы - иҗтимагый кәефне һәм оператив вәзгыятьне профессиональ мониторинглау.

Утырышта катнашучылар планлаштырылган чараларны үткәрү чорында ведомствоара хезмәттәшлек тәртибен, шулай ук хокук саклау органнары, оператив һәм авария хезмәтләре эшенең төп юнәлешләрен билгеләде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: