+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
5 сентябрь , 10:35

Террорчылыкны кисәтү - мөһим бурыч!

Башкортстан башкаласында «Махсус хәрби операция һәм Русия Федерациясенең милли төбәкләрендә террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору проблемалары» темасына "түгәрәк өстәл" узды.

Террорчылыкны кисәтү - мөһим бурыч!
Террорчылыкны кисәтү - мөһим бурыч!
Чара 3 сентябрьдә — Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә узды. "Түгәрәк өстәл"дә дәүләт хакимияте, хокук саклау органнары вәкилләре, мәгариф һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре, галимнәр, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм дин әһелләре катнашты.

Террорчылык актлары корбаннары истәлегенә игълан ителгән бер минут тынлыктан соң катнашучылар тема буенча фикер алышты. Әйтик, Башкортстанда федераль инспектор Николай Разбежкин террорчылыкка каршы көрәшнең кирәклеген генә түгел, ә профилактика эшенең мөһимлеген дә билгеләп үтте. «Яшьләр өчен көрәшү аеруча мөһим, - дип белдерде спикер. - Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау - ул дәүләт бурычы гына түгел, ә гражданнар җәмгыяте вәкилләренең бурычы да».

Үз чиратында, мондый эш тәҗрибәсе турында Башкортстанның «Русия халыклары ассамблеясе» рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, филология фәннәре докторы Гөлнур Колсарина сөйләде.

Башкортостан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр советы рәисе Азат Фәттахов ассызыклаганча, хәзерге шартларда Русия халыкларына бердәмлек кенә ярдәм итәчәк. "Һәм хәзер бу планда традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне йөртүчеләр буларак, дини берләшмәләрнең роле арта, - диде ул. Бу безнең ил Президентының традицион Русия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турындагы указында аеруча ассызыклана".

"Түгәрәк өстәл" модераторы, Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов Президент Владимир Путин тарафыннан расланган 2024-28 елларга Русиядә террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы турында искә төшерде.

"Планны гамәлгә ашыру халыкта традицион Русия рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә террорчылык идеологиясен кабул итмәү һәм аны пропагандалауга тотрыклылык формалаштыруга юнәлтелгән, - диде Мәрданов. - Быел Башкортстан Башлыгы һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Республикада ведомствоара мәгълүмат алмашу регламенты расланды".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: