"Янаулар арту шартларында бездән террорчылыкка каршы торучы барлык субъектларның, бигрәк тә муниципаль дәрәҗәдә, хәлнең кискенләшүенә җавап бирергә тулы әзерлеге таләп ителә. Чараларның нәтиҗәлелеге турыдан-туры урындагы үзидарә органнарының һәм муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләренең системалы профилактик эшчәнлегенә бәйле", - дип ассызыклады Хәбиров.
Ул шулай ук милләтара һәм конфессияара конфликтларны кисәтү буенча ведомствоара багланышларны оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
"Русия төбәкләрендә каршылык активлыгына алшартлар булдыру, неонацистик идеяләрне пропагандалау, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне кискенләштерү буенча моңарчы күрелмәгән кампанияне җәелдергән Украина радикаль структуралары эшчәнлеге җитди куркыныч тудыра", - диде төбәк Башлыгы.