-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Антитеррор
18 декабрь 2024, 17:55

Террорчылыкка каршы штаб бурычлар билгеләде

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров террорчылыкка каршы оператив штаб утырышын уздырды.

Террорчылыкка каршы штаб бурычлар билгеләде
Террорчылыкка каршы штаб бурычлар билгеләде
Анда республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, оператив хезмәтләр һәм көч структуралары җитәкчеләре, шулай ук Башкортстан предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә - төбәкнең инфраструктура һәм сәнәгать объектларын террорчылык хәвефеннән яклауны тәэмин итү мәсьәләләре.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, ел дәвамында оператив штаб эше кысаларында махсус хәрби операция шартларында республиканың критик инфраструктура объектларын комплекслы яклауны оештыру системасы төзелгән. Оператив штаб пилотсыз очу аппаратларын кулланып диверсия-террорчылык актларын башкару ихтималы зур булган объектлар исемлеген билгеләде. Русия Оборона министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә предприятиеләр пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәреннән саклануны оештыру буенча юл карталарын эшләгән.

Диверсиягә каршы яклауны оештыруда кирәкле методик ярдәм күрсәтү өчен профильле департамент төзелгән.

 

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас