-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Антитеррор
21 декабрь 2024, 11:50

Казанда дроннар һөҗүме

Казанда өч торак йортка дрон һөҗүм иткән. Берсенә ике тапкыр кадалган.

Казанда «Лазурные небеса» торак комплексына Украина дронына һөҗүм иткән, янгын башланган, дип хәбәр итә «Вся Уфа» Телеграм-каналы "shot"ка сылтама белән.

"Кадрларда күренгәнчә, тәрәзәләрнең берсе ватылып, күпкатлы йорт яна башлаган. Округта бернинди хәрби предприятиеләр юк. Зыян күрүчеләр турында әлегә билгеле түгел. Урында оператив хезмәтләр эшли. Йорт территориясе уратып алынган", - диелә хәбәрдә.

Шаһитлар сүзләренчә, икенче дрон шул ук 37 катлы йортка аннан кешеләрне эвакуацияләгәндә һөҗүм иткән. 

Кайбер мәгълүматлар буенча, тагын ике торак йортта дрон һөҗүменнән соң янгын башланган. Шуларның берсе биш катлы йорт. 

Фото: "evening-kazan.ru" 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас