-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Антитеррор
21 декабрь 2024, 10:05

Террорчылар капканына капмагыз!

Сезне яисә якын кешегезне җинаять юлына этәрүләрен ничек аңлап алырга?

Террорчылар капканына капмагыз!
Террорчылар капканына капмагыз!
Террорчылыкка каршы дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, агымдагы елның сигез аенда илдә 110 терактны булдырмый калганнар, бу җинаятьләргә катнашлыгы булган меңнән артык кеше тоткарланган. Кешеләрне, беренче чиратта үсмерләрне, җинаять юлына басарга нәрсә этәрә һәм моны ничек булдырмый калырга?

1. “Җиңел” акча тәкъдим итәләр

8, 11 һәм 12 ел төрмә ─– Башкортстанда яшәүче өч үсмергә карата суд шундый хөкем карары чыгарды.
Алар мессенджерда “Украина мәнфәгатьләрендә эш итүче кеше”дән тимер юл участокла­рының берсендә реле шкафын яндырырга йөкләмә ала. Уңышлы башкарылган эш өчен билгесез кеше аларга 20 мең сум вәгъдә итә. Яшьләр, бу акчага кафеда яхшы ял итәргә мөмкин булуын уйлап, ризалаша.
Беренче омтылыш уңышсыз була: якында гына кешеләр үтеп китә һәм, тотылудан куркып, үсмерләр җинаять урыныннан кача. Ләкин аннары эшне ахырына җиткерү өчен яңадан шушы урынга киләләр. Монтировка ярдәмендә шкафның өске өлешен каерып, аңа бензин сибәләр һәм зажигалка ярдәмендә ут төртәләр. Аннары, янгынны видеога төшереп, кураторга җибәрәләр.
 
Әлеге яшьләр, ихтимал, зур җинаять кылулары – стратегик мөһим объектка бәреп керүләре, поездларның өзлексез хәрәкәте белән бәйле реле шкафын җи­ме­рүләре, димәк, тимер юл эшче­ләренең һәм поездлар пассажир­ларының гомерен куркыныч астына куюлары турында уйламаганнардыр да.
Мөгаен, хәзер алар бик үке­нәләрдер.

2. Сезнең халәткә басым ясыйлар

Сыйныфташларына карата шәхси күралмау хисе Уфада яшәүче үсмер кызны Русиядә тыелган “Колумбайн” хәрәкәте сафларына керергә этәрә. Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре ачыклавынча, кыз социаль чел­тәрләрдәге “скулшутинг”ка (мәктәп укучыларына кораллы һөҗүм, инглиз теленнән ─– School Shooting – “мәктәптәге атыш”) багышланган ябык төркемнәрдә даими катнашучы була, мәктәпләрдә үтерүләрне аклый, актив гамәлләргә чакыра. Хәтта мәктәпләрнең берсенә һөҗүм итү планын эшли, коралны ничек сатып алачагы һәм кулланачагы турында яза. “Мин күп нәрсәгә сәләтле. Мин шуның өчен яратыл­ган”, –─ дип язган ул үзенең көн­дәлегендә. Бәхеткә, аның планнарын вакытында ачыклаганнар.
Терактларга ачыктан-ачык өн­дәгән, террорчылыкны аклаган һәм пропагандалаган өчен суд кызны гаепле дип таный һәм 5 ел да 6 айга тәрбия колониясенә хөкем итә.

3. Дус булып кыланалар

Экспертлар фикеренчә, экстремистлар һәм террорчылар сафларына ешрак йомшак холыклы, җитлекмәгән үсмерләр эләгә, аларның әле дөньяга карашлары формалашмаган. Алар –─ бик күп комплекслары булган, рәнҗетелгән кешеләр, яки үз амбицияләренә хуҗа була алмаучылар.
 
Барлык башлангыч мәгълүмат­ны җинаятьчеләр Интернетта, кандидатларның социаль челтәр­ләрдәге шәхси битендә таба. Алар үз ятьмәләренә эләктерер алдыннан кешене игътибар белән өйрәнә. Аңа акча, ярдәм, җылы сүз кирәк икәнен тоеп, еш кына дуслык тәкъдим итәләр, янау яисә компроматка бару алымын сайларга да мөмкиннәр.
Гомумән, вербовщиклар төрле алымнарны файдалана: җиңел эш хакында мәгълүматны мессенджерлар, телеграммда төрле каналлар, онлайн уеннар чатлары, эш эзләү сайтлары аша мөмкин кадәр күбрәк тарата, резюме калдыручыларга тиз генә акча эшләргә тәкъдим итә.
Алар өчен кешеләр─ – берни түгел, аларга дивер­сияләр үткәрә­чәк, үз каны белән “төсле револю­цияләр”не туендырачак, алар өчен акча табачак тарафдарлар кирәк.

4. Кызыклы уен белән ымсындыралар

─ Хәзер технологияләр шулка­дәр камилләште ки, аларны инде балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр арасында да тараталар, – ди “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына әңгәмәдә социаль челтәрләрнең деструктив йогынтысы буенча эксперт Яна Амелина. ─– Ягъни шартлы рәвештә никадәр күбрәк мәйданнар эшкәртелсә, бу шул­кадәр күбрәк нәтиҗә китерәчәк. Без хәзер геосәяси дошманнары­бызның моңа бик зур финанс юнәл­түе белән очраштык. Моңа акчаны да, белгечләрне дә кызганмыйлар.
 
Әлеге вакытта экспертлар социаль челтәрләрдә терактлар һәм үз-үзенә кул салу өчен яңа элементлар барлыкка килүне терки. “Зәңгәр кит”ка, “Тыныч йорт”ка (танылган үлем төркемнәренә) алмашка “Ролка” – онлайн рольле уеннар килде. “ВК” төркемнәреннән “Телеграм”га күчтеләр, үз-үзләрен үтерүгә өндәгән куратор урынына хәзер балалар яисә бот-провокаторлар үзләре үлемгә чакыра, ә конкрет биремнәр урынына алар персонаж өчен роль ала.
– “Ролка”га эләккәч, корбанга аның идеяләре бик тиз сеңә, төркемдә тәүлек әйләнәсенә аралашалар, ─– ди белгечләр. ─– Төп геройлар, персонажларның характерлары, сценарий турында даими фикер алышу бара. Сценарий­ларның зур өлеше суицид һәм сексуаль бозыклык темаларына кагыла.
Тулысынча сәламәт бала акрынлап үзен үз роле белән тиңләштерә башлый, ә персонажны үз-үзенә кул салуга өндәүләрне үзенә дип кабул итә.

Әти-әниләр игътибарына!

Эксперт Яна Амелина өлкән­нәргә балаларның мәгълүмати диетасын максималь катгыйландырырга киңәш итә. Ата-аналар баланың нинди социаль челтәр­ләрдә, нинди төркемнәрдә утыруын, кем белән аралашуын анык белергә тиеш.
 
Шул ук вакытта бала сезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә курыкмасын өчен ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга кирәк. Әгәр дә ул еш ялгызы кала башласа, компьютер артында озак вакыт уздырса, кием стилен алмаштырса, үзенең уңышсызлыкларын җәмгыятькә япсара башласа, алар сагайтырга тиеш.
Баланың ялын файдалы үткә­рергә тырышыгыз. Аның нинди китаплар укуына, нинди фильмнар каравына игътибар итегез. Аның белән төрле темаларга фикер алышыгыз, тәнкыйть күзлегеннән фикерләү сәләтен үстерегез.

Балаларга нишләргә?

– Интернетта сак булыгыз. Социаль челтәрләрдә сезнең белән дуслык урнаштырырга теләгән таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз.
– Шуны белегез: полиция хез­мәткәрләре беркайчан да Интернет аша мөрәҗәгать итми һәм, әлбәттә, җинаять кылырга чакырмый.
– Җиңел тормыш һәм зур акча эшләү турында вәгъдәләргә ышанмагыз. Террорчылар еш кына кешеләрне җәлеп итү өчен шушы ысулларны куллана.
– Әгәр сезгә шикле эшчәнлектә катнашырга тәкъдим итәләр икән, баш тартыгыз һәм бу хакта өлкәннәргә хәбәр итегез.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының тәүлек әйләнәсенә эшләүче ышаныч телефоны: 8 (347) 279-32-92.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас