“Террорчылык”, “террорчылар”, “экстремизм” – болар хакында киңкүләм мәгълүмат чараларында көн саен диярлек телгә алына, алар гражданнарыбызны үзләренең бүгенгесе һәм киләчәге, Русия Конституциясе белән гарантияләнгән хокуклары һәм ирекләре өчен борчылырга мәҗбүр итә һәм куркыта. Экстремизм һәм террорчылык кешелек дөньясы белән XXI гасырга кергән иң куркыныч проблемаларның берсенә әверелде. Тагы да хафаландырганы: экстремизм идеяләре үтеп керү өчен иң кулай мохит – әле формалашмаган һәм йогынтыга җиңел бирелүче психикалы укучылар һәм студентлар. Үсмерләрнең террорчылыкка һәм экстремизмга җәлеп ителүенә бәйле көнүзәк проблемалар турында сәяси фәннәр кандидаты, запастагы офицер, эшкуар, Башкортстанның Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе укытучысы Игорь КИРИЛОВ белән очрашып сөйләштек.
– Игорь Вячеславович, яшьләр һәрвакыт төрле агымнарга җиңел иярүчеләр төркемендә булды. Бүген, террорчылык һәм экстремизм чәчәк аткан бер вакытта, бу проблема аеруча актуальләште дия алабызмы?
– Чыннан да, соңгы вакытта террорчылыкка 14-22 яшьлекләр җәлеп ителә башлады, чөнки менә нәкъ аларны ниндидер якка аудару җиңел. Экстремизм идеяләренә холыклары формалашмаган, акчага алданучы яшьләр тиз бирешүчән. Төп куркыныч, әлбәттә, Интернеттан килә. Үсмерләр теләсә нинди үзләре белмәгән оешмаларга керә, дөрес мәгълүматны дөрес булмаганнан аера алмый. Акчалата бүләккә алданып, закон бозуларын сизми дә калалар. Бу проблемалар СВО вакытында аеруча актуальләште. Әмма законнар да үзгәрде. Әйтик, элек автомобиль яндырган, власть оешмалары биналарына янган шешәләр ыргыткан кеше, нигездә, “Хулиганлык” мәддәсе буенча шартлы рәвештә, я ике елга хөкем ителә иде. Хәзер бу террорчылык актына тиңләштерелә. Хөкем җәзасы да катгыйланды: 20 ел төрмәдән гомерлеккә кадәр.
– Бу артык катгый җәза түгелме?
– Бу – бүгенге көн өчен нык таман срок. Башкаларга сабак булсын өчен. Үсмерләр яшьтәшләренең бу кылыгының никадәр җитди нәтиҗәләргә китерүен күреп, уйлана башлаячак. Мәсәлән, Свердловск өлкәсендә үсмерләр ярамаган эш кылып, катгый җәза алган. Шуларның берсе үзенең ничек бу хәлгә төшүен тәфсилләп сөйләп, яшьтәшләрен таң калдырган. Яшьләр бер-берсен яхшырак ишетә һәм яхшырак аңлый. Саннарга килсәк, былтыр Башкортстанда экстремизм күренешләре буенча 170 җинаять эше ачылган, бу 2023 елдагы саннан, 15 процентка күбрәк.
– Тәрбия һәрвакыт гаиләдән килә дибез. Бу балаларны ата-аналары дөрес тәрбияләмәгән булып чыгамы?
– Проблема комплекслы, аны хәл итү дә комплекслы алып барылырга тиеш. Бөтен дәрәҗә власть институтлары, мәктәпләр, колледжлар, уку йортлары кушылырга тиеш. Соңгы вакытта патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә башлады. Бу бик дөрес, дияр идем. Ләкин, һичшиксез, төп тәрбия гаиләдә бирелә. Ата-анага тәрбия эшенә күбрәк игътибар бирергә кирәк.
– Төгәлрәк әйткәндә, баланың компьютерын, телефонын алып караргамы? Гомумән, баланың үзен шикле тотуын күргән ата-аналарга нишләргә?
– Бала белән аның өчен мөһим булган нәрсәләр турында сөйләшергә кирәк. Конфликтка кермәскә, бәхәсләшмәскә, ә игътибар белән тыңларга һәм үзеңнең дошман түгеллегеңне күрсәтергә. Ул вакытта ниндидер мизгелдә бала шактый мөһим мәгълүмат бирә ала.
Ышаныч нигезендә эшләү – нечкә әйбер. Бу кеше ышанган әйбер. Әгәр ата-аналар бала ышанган әйбернең ялган булуы турында сөйләсә, ул: “Сез берни дә аңламыйсыз, сез карт һәм сезнең белән сөйләшәсем килми”, – дип кенә әйтәчәк. Аның белән террорчылык, экстремизм, төгәлрәге, әлеге оешмаларның хәвеф янавы турында сөйләшергә кирәк. Ата-аналар балаларны кешене танып белергә, мәгълүматларны ныклап тикшерергә, әллә ниләр вәгъдә итүчеләргә ышанмаска өйрәтергә тиеш. Баланың тышкы кыяфәтенә, буш вакытын ничек уздыруына, Интернет челтәреннән һәм кесә телефоныннан файдалануына аерым игътибар бирергә кирәк.
– Бу тоталь контрольне аңлата бит инде...
– Контроль булырга тиеш. Бу этапта баланы кулдан ычкындырсаң, ул бик тиз контрольдән чыгачак. Башта ул ниндидер кыска гына видеоролик карый, язма укый, аннары аңа бераз акча түләп, ниндидер зур булмаган эш кушалар. Бала моны компьютер уенының дәвамы итеп кабул итә. Ул моны аңламый, ә теге якта тәҗрибәле вербовщиклар утыра. Манипуляция механизмын алар бик яхшы уйлап кора. Яшь буынның йомшак, нечкә урыннарын белә.
Башта аңа 3-5 мең сум акча түлиләр, аннары эшнең җитдирәген кушалар һәм күбрәк түли башлыйлар. Баланың мотивациясе барлыкка килә. Бу вакытта ул ни эшләгәнен, нинди җинаятькә баруын аңламый. Үсмерләргә берничә киңәш бирер идем: тиз генә акча эшләү, яисә чит илдә уку мөмкинлеге турында язмаларга юлыксагыз, бервакытта да мондый тәкъдимнәргә ризалашмагыз, үзегез турында мәгълүмат калдырмагыз.
– Бу проблема махсус хәрби операция башлану белән тирәнәйдеме?
– Трансформацияләнде дияр идем. Асылда, без Украина террорчыларына каршы көрәшәбез. Алар неонацизм идеяләрен тарата. Сайтлар пәйда була. Сугышка каршы булу битлеге астында властька каршы котыртулар күзәтелә. Бу – бик четерекле мәсьәлә. Ә үсмерләр өчен бигрәк тә.
– Соңгы вакытта төрле учреждениеләрдә шартлаткыч куелуы турында хәбәрләр ешайды...
– Әйткәндәй, беркөнне безнең БАГСУда да шундый хәл булды. Уку йортын эвакуацияләделәр. Аннары махсус хезмәтләр килде. Бу – бик кыйммәткә төшә торган эш. Элек 2018-19 елларда телефон террорчыларын бик тиз табалар һәм аларны унар елга төрмәгә утырталар иде. Хәзер бу эш катлауланды, чөнки террорчылар чит илләрдән төрле серверлардан яза. Украинадан күп. Мәктәпкә килергә теләмичә, бомба куелуы турында шалтыратучы балалар турында соңгы вакытта бик ишетелми.
– Игорь Вячеславович, экстремизм һәм террорчылык таралуга яшьләрнең формаль булмаган төрле берләшмәләре дә йогынты ясыйдыр дигән фикердәбез...
– Рәсми статистика буенча, Русиядәге әлеге берләшмәләрнең күпчелек әгъзалары – өлкән сыйныф укучылары, һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар, бернинди шөгыле булмаган үсмерләр. Тәҗрибә күрсәтүенчә, нәкъ менә балигъ булмаганнар төрле хәрәкәтләргә һәм субкультураларга (эмо, панклар, готлар, скиннар һ.б.) теләп ярдәм итә. Төркемнәрнең берсенә карау, балигъ булмаганнарның үзләре фикеренчә, аларның бәһасен күтәрә, үзләрен бәйсез, һәм шул ук вакытта кем өчен дә булса кирәкле итеп тоярга ярдәм итә.
Мондый хәрәкәтләргә кушылып, яшьләр еш кына яшьтәшләре арасында аерылып торачакларына ышана, бу хәрәкәт тарафдарлары пропагандалаган кайбер идеяләрнең гомумкешелек кыйммәтләренә каршы килүе турында алар сирәк уйлана. Мәсәлән, скинхедлар хәрәкәте нацист идеологиясен тарата. Аларның эшчәнлеге урыс булмаганнарга һәм читтән килгәннәргә каршы юнәлтелгән һәм җәмәгать тәртибен бозу, кыйнаулар, авыр тән җәрәхәтләре салулар, үтерүләр белән бәйле.
– Ни өчен үсмерләр мондый шикле төркемнәргә керергә атлыгып тора соң?
– Эш шунда, үсмергә төркемдә тору һәм ниндидер идеологиягә ия булу бик мөһим. Бала кечкенә булганда, әти-әнисе аңа нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген өйрәтә. Соңрак, үсмерлек чорында, алар сораулар бирә башлый һәм кайчакта әти-әниләренә каршы чыгыш ясый. Ниндидер бунт башлана. Нәкъ менә шундый мизгелләрдә баланың таяныр ноктасы югала, шул вакытта секталар һәм башка хокукка каршы оешмалар активлаша да. Алар төгәл идеология тәкъдим итә, төркемдә үсмернең урынын билгели. Анда балага яңадан кемнең баш икәне, алга таба нәрсә булачагы, нәрсә эшләргә, дошманы кем икәне төшендерелә.
Үсмернең мондый хәвефтән сакланылган булуы аның үз урынын никадәр тапканлыгына, гаиләсендә никадәр ышанычлы мөнәсәбәтләр булуына, үз тормышында тотрыклылык тоюына бәйле. Әгәр югарыда санап үтелгән факторлар юк икән, дөрес булмаган компаниягә эләгү куркынычы югарырак. Башка төрле әйтсәк, бала “тиеш булмаган төркемгә” эләккән икән, димәк, аңа гаиләдә игътибар җитәрлек булмаган.
– Бу җәһәттән нинди киңәшләр бирерсез?
– Әгәр дә сез балагыз террорчылык оешмалары йогынтысына эләккән дип шикләнәсез икән, паникага бирелмәгез, ләкин тиз һәм кискен эш итегез. Үсмернең мавыгуларын, төркемнең идеологиясен катгый рәвештә гаепләмәгез, болай эш итү мотлак протестка юлыгачак. Экстремистик кәефнең сәбәбен ачыкларга тырышып карагыз, җентекләп фикер алышыгыз.
“Контрпропаганда” башлагыз. Аның нигезе булып, әгәр кеше алга таба һәм мөмкин кадәр яхшырак укыса, дөньяны үзгәртеп кору өчен күбрәк эшли алачак, шул рәвешле, профессионал, җәмгыятьтә авторитет булачак һәм кешеләр аның артыннан барачак, аңа колак салачак дигән тезис торырга тиеш. Төрле милләт һәм раса кешеләре бергәләп билгеле бер максатларга ирешкән вакыйгалар турында тарихтан һәм шәхси тормыштан күбрәк мисаллар китерегез. Ләкин йомшак, артык басым ясамый гына.
Үсмернең аңа тискәре йогынты ясый торган танышлары белән аралашуын чикләгез, төркем лидерыннан аерырга тырышыгыз. Иң мөһиме – балаларыгызга игътибарлырак булыгыз!