Конкурста катнашыгыз!
Террорчылыкка каршы проблематика буенча иң яхшы журналистлык материалына эшләр кабул ителә.
Конкурсны Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм Башкортстан Журналистлар берлеге үткәрә.
2025 елның 1 гыйнварыннан 1 декабренә кадәр теле -, радиоэфирда чыккан, матбугат басмаларында яисә Интернетта басылган материаллар карауга кабул ителәчәк. Гаризаны 10 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Номинацияләр дүртәү:
"Басма киңкүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы проблемалар буенча иң яхшы мәкалә яисә мәкаләләр циклы";
"Сайтларда террорчылыкка каршы проблематика буенча иң яхшы эш";
"Телевидение һәм радиода террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту";
"Социаль челтәрләрдә террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту".
Жюри нәрсәгә игътибар итәчәк?
Публикацияләрнең актуальлеге һәм дөреслеге, террорчылык һәм экстремизм күренешләренең сәбәпләрен, вәзгыятьне төзәтүнең мөмкин булган ысулларын анализлау, гражданнарны, оешмаларны террорчылыкка каршы сәясәтне тормышка ашыруга җәлеп итү өчен стимуллар булу, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш эшчәнлегенә бәя бирүнең объективлыгы, иҗади якын килү, фактлар бирүнең оригинальлеге, логика, образлылык һәм сөйләү стиле.
Конкурс турында нигезләмәне түбәндәге сылтама буенча кереп карагыз: https://pressarb.bashkortostan.ru/documents/active/628950/
Фото: "МК"