Көн тәртибендә - Белем көнен бәйрәм итү чорында, шулай ук урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауларда тавыш бирү вакытында иҗтимагый хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре.
– Төп бурыч - укучыларның тулы иминлеген тәэмин итү. Кичә Бөредәге август педсоветында без бу теманы күтәрдек. Ул укытучыларны да, ата–аналарны да бик борчый, - диде Радий Хәбиров. - Барлык мәгариф оешмалары да тикшерелгән инде. Тулаем алганда, террорчылыкка каршы саклану белән хәл яхшыра. Шуңа карамастан, бу теманы аерым контрольдә тотарга кирәк. Барлык көчләр һәм чаралар республиканың теләсә кайсы ноктасында җәмәгать тәртибенә янаган куркынычларга җавап бирергә әзер булырга тиеш.
14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, республикада 150 сайлау кампаниясе уздыру планлаштырыла. 256 сайлау участогы җәлеп ителәчәк.
- Аларны комиссион рәвештә тикшерергә, объектларның террорчылыктан саклануына игътибар итәргә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Көч ведомстволарының бурычы шулай ук - оператив вәзгыятьне мониторинглау, хокук бозуларга вакытында чик кую.
Утырышта катнашучылар планлаштырылган чараларны үткәрү чорында ведомствоара хезмәттәшлек тәртибен, шулай ук хокук саклау органнары, оператив һәм авария хезмәтләре эшенең төп юнәлешләрен билгеләде.