-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Антитеррор
4 сентябрь 2025, 13:20

Башкортстанда 41 теракт булдырылмый калган

Уфада «Мәгълүмати сугышлар шартларында экстремизм һәм террорчылык идеологиясе: яңа сынаулар һәм каршы тору ысуллары» дигән темага "түгәрәк өстәл" узды.

Башкортстанда 41 теракт булдырылмый калган
Башкортстанда 41 теракт булдырылмый калган

Мондый мөһим тема буенча фикер алышу көне очраклы гына сайланмаган. Ел саен 3 сентябрьдә Русиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә, бу дата 2005 елда булдырылды һәм 2004 елда боевиклар Бесланда мәктәпләрнең берсен басып алган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. 20 ел элек теракт нәтиҗәсендә 300дән артык кеше һәлак булды, аларның яртысы - балалар. "Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар бу һәм башка террорчылык актларында һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алды.

Чарада федераль экспертлар, Башкортстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты вәкиле, Русия тарихи җәмгыяте, «Ватан тарихы» фонды әгъзалары, хокук саклау органнары, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук республика югары уку йортлары студентлары катнашты.

Бүген Русия өчен тышкы экстремистик хәвеф булып иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыятьне тотрыксызландыруга, шулай ук илнең бердәмлеген какшатуга юнәлтелгән экстремистик эшчәнлеккә ярдәм итү, стимуллаштыру һәм финанслау тора.

Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов билгеләп үткәнчә, бүген Русиягә каршы актив мәгълүмати агрессия алып барыла, аның максаты – илнең милли иминлеген какшату.

"Мәгълүмати йогынты шартларында безнең республика милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык күрсәтә, бу хакта агымдагы елда бу өлкәдә низагларның булмавы дәлилли. Әмма Башкортстан көчле тышкы мәгълүмати йогынты фокусында булуын дәвам итә. Былтыр төбәк чит илдән башкарылган мәгълүмати һөҗүмнәр саны буенча Русия субъектлары өчлегенә керде. 960 мәгълүмати һөҗүм теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча без Чечен Республикасыннан һәм Дагстаннан аз гына калышабыз. Бу - бик зур йөкләнеш. Идел буе федераль округында республика тикшерү таләп итүче мәгълүмати һөҗүмнәр саны буенча беренче урында тора", - диде Марат Мәрданов.

Иң әһәмиятле мәкаләләр арасында этникара киеренкелекне ясалма формалаштыруга, тарихны бозуга һәм махсус хәрби операцияне дискредитацияләүгә юнәлтелгән материаллар бар. Әлеге гамәлләрнең төп максаты - Русия дәүләтчелеге нигезләрен какшату.

Республиканың Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Валерий Олейник ассызыклаганча, әгәр 20 ел элек дини террорчылык өстенлек иткән булса, бүген төп янаулар турыдан-туры Украина конфликты белән бәйле. Терактларның гомум саны да, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә арта. Еш кына Украина махсус хезмәтләре тиз һәм күп акча эшләргә теләүче укучыларны, шулай ук әсирлектә булганнарны азат иткән өчен җинаятьләр кылырга тәкъдим итәләр. Вербовка белән шөгыльләнүчеләрне Үзәк Азиядән чыккан кешеләр һәм мошенниклык гамәлләреннән зыян күргән гражданнар кызыксындыра, аларны урланган акчаларнын кире кайтару белән кызыксындыралар, дип билгеләде спикер.

Прокуратураның экстремизмга каршы тору бүлеге өлкән прокуроры Татьяна Овчинникова хәбәр иткәнчә, ел башыннан Башкортстанда 41 теракт ачыкланган һәм булдырылмый калган, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 46% ка күбрәк. Җинаятьчел һөҗүмнәрнең төп объектлары булып кәрәзле операторлар вышкалары, хәрби комиссариатлар, критик инфраструктура, транспортның барлык төрләре тора. Тимер юл инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы һәм элемтә объектлары куркыныч зонасында кала.

Шулай ук, беренче яртыеллыкта Башкортстан территориясендә экстремистик юнәлештәге 9 җинаять теркәлгән, алар беренче чиратта Украина махсус хезмәтләренең активлашуы белән бәйле.

"Алар тарафыннан Украинада төзелгән мәгълүмати-психологик операцияләр оешмалары һәм үзәкләре Русиядәге вәзгыятьне какшату, неонацистик идеяләрне пропагандалау, киңкүләм тәртипсезлекләр провокациясе, терактлар һәм диверсияләр кылу, Интернет ярдәмендә Русия гражданнарын яллау буенча моңарчы күрелмәгән кампания җәелдерде, - дип билгеләде Овчинникова. - Мәгълүмат ресурслары дустанә булмаган илләр тарафыннан Русия җәмгыятенә басым ясауның әйдәп баручы ысулларының берсенә әверелә. Быел республика Прокуратурасы органнары Русия Кораллы Көчләрен дискредитацияләүче, махсус хәрби операция турында дөрес булмаган мәгълүмат булган 650дән артык электрон ресурсны блоклады».

Прокуратура вәкиле мәгълүмати гигиена максатларында рәсми мәгълүмат чыганакларыннан гына файдаланырга, шәхси мәгълүматны таратмаска, шулай ук Интернетта БПЛА фотосурәтләрен һәм видеосын, ПВО чаралары, инфраструктура объектлары һәм эре предприятиеләр эшен урнаштырмаска киңәш итте. Болар барысы да дошман өчен мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итә ала.

Террорчылык идеологиясенә каршы торуның иң мөһим юнәлешләренең берсе - аны профилактикалау һәм кисәтү-аңлату эшләрен уздыру. Традицион кыйммәтләрне, әхлакый ориентирларны, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау, җәмгыятьтә террорчылык идеологиясенә карата түзә алмаслык мөнәсәбәт формалаштыру, тематик очрашулар, "түгәрәк өстәл"ләр уздыру, медиаматериалларны Интернетта урнаштыру, дип ассызыклады "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар.

Автор фотосы.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас