Уфада “Мәгълүмати сугышлар шартларында экстремизм һәм террорчылык идеологиясе: яңа сынаулар һәм каршы тору ысуллары” дигән темага “түгәрәк өстәл” узды.
Мондый мөһим тема буенча фикер алышу көне очраклы гына сайланмаган. Ел саен 3 сентябрьдә Русиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә: бу дата 2005 елда билгеләнгән һәм 2004 елда Бесланда боевиклар мәктәпләрнең берсен басып алган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. 20 ел элек теракт нәтиҗәсендә 300дән артык кеше һәлак булды, аларның яртысы –─ балалар. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар шушы һәм башка террорчылык актларында һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алды.
Чарада федераль экспертлар, Башкортстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты вәкиле, Русия тарихи җәмгыяте, “Ватан тарихы” фонды әгъзалары, хокук саклау органнары, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар, дәүләт һәм муниципаль власть органнары вәкилләре, шулай ук республика югары уку йортлары студентлары катнашты.
Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов билгеләп үтүенчә, бүген Русиягә каршы актив мәгълүмати агрессия алып барыла, аның максаты – илнең милли иминлеген какшату. “Мәгълүмати йогынты шартларында безнең республика милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык күрсәтә, моңа агымдагы елда әлеге өлкәдә низагларның булмавы дәлил. Әмма Башкортстан көчле тышкы мәгълүмати йогынты фокусында булуын дәвам итә. Былтыр төбәк чит илдән башкарылган мәгълүмати һөҗүмнәр саны буенча Русия төбәкләре өчлегенә керде. 960 мәгълүмати һөҗүм теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча без Чечен Республикасыннан һәм Дагстаннан аз гына калышабыз. Бу –─ бик зур йөкләнеш. Идел буе федераль округында республика тикшерү таләп итүче мәгълүмати һөҗүмнәр саны буенча беренче урында тора”, –─ диде Марат Мәрданов.
Мәкаләләр арасында этникара киеренкелекне ясалма формалаштыруга, тарихны бозуга һәм махсус хәрби операцияне дискредитацияләүгә юнәлтелгән материаллар бар. Әлеге гамәлләрнең төп максаты – Русия дәүләтчелеге нигезләрен какшату.
Республиканың Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Валерий Олейник ассызыклавынча, әгәр 20 ел элек дини террорчылык өстенлек иткән булса, бүген төп янаулар турыдан-туры Украина конфликты белән бәйле. Терактларның гомум саны да, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә арта. Еш кына Украина махсус хезмәтләре тиз һәм күп акча эшләргә теләүче укучыларны, шулай ук әсирлектә булганнарны азат иткән өчен җинаятьләр кылырга тәкъдим итә. Вербовка белән шөгыльләнүчеләрне Үзәк Азиядән чыккан кешеләр һәм мошенниклык гамәлләреннән зыян күргән гражданнар кызыксындыра, аларны урланган акчаларны кире кайтару белән алдыйлар, дип билгеләде спикер.
“Җинаятьләр арасында –─ ягулык-энергетика һәм транспорт комплексы объектларына һөҗүмнәр. Былтыр республикада Уфада һәм Ишембай районында транспорт объектларына ут төртү диверсияләре, Уфа шәһәрендә һәм районында кәрәзле элемтә баганаларына, башкалада автомобильләргә ут төртү, хәрби дан символларын, Нефтекамада һәм Уфада Ватанны саклаучылар һәйкәлен мәсхәрәләү очраклары ачыкланды. Шулай ук, Федераль иминлек хезмәтенең республика идарәсе бинасына БПЛА кулланып һөҗүм ясау омтылышына да чик куелды, — диде Валерий Олейник. ─ – Бүген хәвефсезлеккә төп янаулар булып Украина махсус хезмәтләренең пропаганда эшчәнлеге тора, ул ярдәмче база булдыруга, шулай ук арытаба җинаятьләр кылу өчен яңа әгъзаларны җәлеп итүгә юнәлтелгән. Икенче куркыныч – ─ Үзәк Азия дәүләтләреннән хезмәт миграциясе каналы аша республикага халыкара террорчылык оешмасы әгъзаларының, шул исәптән үз территорияләрендә җинаять эше кузгатылганнарның үтеп керүе. Соңгы елларда социаль инфраструктураның мөһим объектларына зыян китереп, террорчылык юнәлешендәге җинаятьләр саны арту күзәтелә. СВО башлану белән республикада Украинаның махсус хезмәтләре күрсәтмәсе буенча диверсия-террорчылык актлары кылуга катнашлыгы булган 30дан артык граждан тоткарланды”, — диде ул.
Шулай ук, бүген җәмгыятькә янаулар исәбендә — “Колумбайн” һәм “Маньяклар. Үтерүчеләр культы” (террорчылык оешмалары дип танылган, Русиядә эшчәнлекләре тыелган) террорчылык хәрәкәтләренең активлыгы. “Аларның хәвефе, тискәре контент таратудан бигрәк, авыр җинаятьләр кылуга турыдан-туры яисә читләтеп котырту белән бәйле. Деструктив идеяләр сеңдерелгән яшь кеше илдә барган вакыйгаларга шикләнеп карый һәм соңыннан әйләнә-тирәдәгеләргә дә, власть органнарына да көчләү гамәлләренә әверелергә мөмкин булган тискәре караш туплый башлый. Былтыр “ВКонтакте” социаль челтәрендә һәм Телеграм мессенджерында балалар һәм үсмерләрнең асоциаль тотышын пропагандалаучы 8 төркем һәм канал теркәлде, скулшутинг (мәктәп укучыларына кораллы һөҗүм) тематикасы белән кызыксынучы 30дан артык кулланучы ачыкланды”, – дип белдерде Валерий Олейник.
Прокуратураның экстремизмга каршы тору бүлеге өлкән прокуроры Татьяна Овчинникова хәбәр итүенчә, ел башыннан Башкортстанда 41 теракт ачыкланган һәм булдырылмый калган, бу, узган елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 46 процентка күбрәк. Җинаятьчел һөҗүмнәрнең төп объектлары булып кәрәзле операторлар баганалары, хәрби комиссариатлар, критик инфраструктура, транспортның барлык төрләре тора. Тимер юл инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы һәм элемтә объектлары куркыныч зонасында кала.
Шулай ук, беренче яртыеллыкта Башкортстан территориясендә экстремистик юнәлештәге 9 җинаять теркәлгән, алар беренче чиратта Украина һәм чит ил махсус хезмәтләре активлашуы белән бәйле.
“Алар тарафыннан Украинада төзелгән мәгълүмати-психологик операцияләр оешмалары һәм үзәкләре Русиядәге вәзгыятьне какшату, неонацистик идеяләрне пропагандалау, киңкүләм тәртипсезлекләр провокациясе, терактлар һәм диверсияләр кылу, Интернет ярдәмендә Русия гражданнарын яллау буенча моңарчы күрелмәгән кампания җәелдерде, –─ дип билгеләде Татьяна Овчинникова. – Мәгълүмат ресурслары дустанә булмаган илләр тарафыннан Русия җәмгыятенә басым ясауның әйдәп баручы ысулларының берсенә әверелә. Быел республика Прокуратурасы органнары Русия Кораллы Көчләрен дискредитацияләүче, махсус хәрби операция турында дөрес булмаган мәгълүмат тараткан 650дән артык электрон ресурсны блоклады”.
Прокуратура вәкиле мәгълүмати гигиена максатларында рәсми мәгълүмат чыганакларыннан гына файдаланырга, шәхси мәгълүматны таратмаска, шулай ук Интернетта БПЛА фотосурәтләрен һәм видеосын, ПВО чаралары, инфраструктура объектлары һәм эре предприятиеләр эшен урнаштырмаска киңәш итте. Болар барысы да дошман өчен мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итә ала.
Башкортстан буенча федераль инспектор Николай Разбежкин үз чыгышында ассызыклавынча, мәгълүмати сугыш шартларында Русия үз медиаөлкәсенең технологик суверенитетын актив ныгыта. “Илебезнең ясалма интеллекты, “Max” яңа дәүләт мессенджеры, социаль челтәрләр — болар барысы да безнең мәгълүмати киңлекнең ышанычлы технологик нигезен формалаштыра.
Хәзер ул безне изоляцияли ала торган тышкы көчләр эшчәнлегенә азрак бәйле. Болар барысы да Русиягә йөз тоткан яңа буынны формалаштыруга, Русия аудиториясе ихтыяҗларын, аның кыйммәтләрен һәм карашларын формалаштыруга ярдәм итә. Яңа медиалар блогерлар, журналистлар, медиааналитиклар, белгечләр алдынгы чишелешләр булдыра һәм анык бурычларны хәл итә торган платформага әверелә. Хәзерге Русиянең һәм илнең мәгълүмати суверенитеты көчле. Күптән түгел безнең Президент үз чыгышында Русия суверенитеттан башка яши алмаячак, дип белдерде. Русия өчен суверенитет — иң мөһиме. Хәзерге террорчылык гадәти булмаган чыдамлыгы белән аерылып тора, ул вәзгыять үзгәрешләренә тиз яраклаша, мәкер һәм рәхимсезлек күрсәтүдә камилләшә. Шуңа күрә аны бергәләп кенә җиңеп була, ә башлангыч этапта аның барлыкка килүен кисәтеп була”, –─ диде ул.
Террорчылык идеологиясенә каршы торуның иң мөһим юнәлешләренең берсе ─ аны профилактикалау һәм кисәтү-аңлату эшләрен оештыру. Традицион кыйммәтләрне, әхлакый юнәлешләрне, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау, җәмгыятьтә террорчылык идеологиясенә карата түзә алмаслык мөнәсәбәт формалаштыру, тематик очрашулар, “түгәрәк өстәл”ләр уздыру, патриотик тәрбиягә юнәлтелгән материалларны, социаль рекламаны Интернетта урнаштыру өчен дәүләт органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк, дип ассызыклады “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар.
Моннан тыш, истәлекле чаралар программасына Башкортстан Милли музееның “Генерал Шәйморатов” һәм “Башкортстан — батырлар җире”, республика Хәрби дан музееның “Русия. Донбасс. СВО” күчмә күргәзмәләре, Башкортстан Милли китапханәсенең “Террорчылыксыз дөнья” һәм “Ерак Көнчыгышта Җиңү” китап күргәзмәләре кергән иде.