Идел буе транспорт прокуратурасы Самарадагы локомотив депосындагы теракт турындагы җинаять эшен судка юллады. Терактны башкаруда Башкортстанда яшәүче гаепләнә, дип хәбәр итә ведомство.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның февралендә гаепләнүче, билгеләнмәгән зат белән алдан килешеп, хакимият органнары эшчәнлеген тотрыксызландыру максатларында, акчалата бүләк алу өчен Самара шәһәренең Тимер юл районындагы локомотив депосы территориясендә урнашкан локомотивка ут төртә.
Китерелгән зыян 31 млн сумнан артып киткән. Җинаять эше асылы буенча карау өчен Екатеринбургтагы Үзәк округ хәрби судына җибәрелгән.
Фото: башинформ