ФСБ мәгълүматлары буенча, Үзәк Азиядән мигрантлар полиция бүлегенә һөҗүм итәргә җыенган. Алар автомат һәм шартлаткыч өчен компонентлар сатып алган, ләкин аны җыярга өлгермәгәннәр.
Җинаятьчеләр хокук саклаучыларның күз уңына Уфада теракт өчен объект буларак сайланган полиция бүлеге турында мәгълүмат җыйганда эләккән. Чит ил кешеләре урынны разведкалаган, корал, кулдан ясалган шартлаткыч өчен компонентлар сатып алган һәм аны җыюга керешкән.
Кулга алынганда ячейка башлыгы Русия ФСБ хезмәткәрләренә кораллы каршылык күрсәткән һәм атыш нәтиҗәсендә үтерелгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм тыныч халык арасында зыян күрүчеләр юк. Төркемнең башка катнашучысын тоткарлаганнар, аңа карата тикшерү эшләре алып барыла.
Аларның яшәү урыны буенча коралның состав өлешләрен тапканнар. «Террорчылык акты кылырга омтылу» һәм «Террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу» мәддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.