"Әгәр тугызынчы сыйныф укучысының һөҗүм сәбәбе буллинг булганлыгы ачыкланса, бөтен җитәкчелек эштән бушатылачак", - диде ул.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, хис-кичерешләрне калдырырга һәм булган хәлнең сәбәпләрен җентекле тикшерергә кирәк.
"Хәзер, минем карашка, иң мөһиме хис-кичерешләрне калдыру, чөнки мәсьәлә җитди. Иң мөһиме, зыян күрүчеләр юк, моннан чыгып эш итәргә кирәк, - дип билгеләде Башкортстан Башлыгы. - Булган хәл тирәнтен өйрәнүне таләп итә. Мондый эшләрне башкаруның төрле сәбәпләре була: өйдә җитешсезлекләр, бәхетсез мәхәббәт, буллинг. Без хәзер моның сәбәбен ачыкларга тиеш. Чөнки егет тулы гаиләдән, аның әтисе дә, әнисе дә бар, гаиләдә өч бала үсә. Шулай булгач, безгә ачыкларга вакыт бирегез, һәм без тиешле карарлар кабул итәрбез. Минем позициям шундый: буллинг фактын ачыкласак, без мәктәпнең бөтен җитәкчелеген моннан куып чыгарачакбыз".
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, мәктәптә хәвефсезлек системасы төзек. Хәвеф төймәләре һәм металл эзләгечләр эшли, әмма ЧОП хезмәткәрләре җитәрлек игътибарлы булмаган.
"Мәктәптә чит кеше булуы турында сигнал вакытында бирелгән, укытучылар шулай ук балаларга сыйныфларда бикләнергә күрсәтмә биргән. Металлодетектор да тора, ләкин һөҗүм итүченең коралы корал түгел, бу балалар пластик автоматы. Ул хәтта спорт кибетләрендә дә түгел, ә балалар кибетләрендә сатыла. Ул кечкенә пластик пулялар белән ата, бу пневмо түгел. Ул кешегә зыян китерә алмый. Егет үзе әйтмешли, бу автомат аның энесенеке. Ул пластик булганлыктан, металлодетектор аны "тотмаган". Шулай ук үсмернең үзе белән кечкенә кухня пычагы да булган. Аңа металл эзләгеч "таныган". Ләкин биредә, алдан әйтүләренчә, барлык балаларның да үзләре белән ниндидер металл әйбере бар, ул "чыңлый". Шуңа күрә игътибар итмәгәннәр. Димәк, беренче яклау линиясе, сак, эшләмәгән, гәрчә урында шәхси сак предприятиесе булса да. Әмма оператив рәвештә ярдәм чакыра алганнар. 10 минут эчендә кораллы Росгвардиячеләр килеп җиткән. Егет каршылык күрсәтмәгән", - диде Радий Хәбиров.