+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Антитеррор
3 февраль , 12:00

Укучы мәктәпкә һөҗүм иткән

Тугызынчы сыйныф укучысы Уфадагы мәктәпкә һөҗүм иткән.

Укучы мәктәпкә һөҗүм иткән
Укучы мәктәпкә һөҗүм иткән

Якынча мәгълүматларга караганда, 16нчы гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Вадим дәрескә пластик пневматик автомат белән кергән. Ул укытучыга һәм өч сыйныфташына берничә тапкыр аткан һәм петарда шартлаткан.

 Mash мәгълүматы буенча, үсмер педагогларга һәм сыйныфташларына зарланган — күптән түгел ул башка уку йортыннан күчкән. Ул игътибарны читкә юнәлтү һәм укытучыга ату өчен янгын тревогасыннан файдаланган. Һөҗүмгә бер көн кала тугызынчы сыйныф укучысы социаль челтәрләрдә мәктәптәге атыш турында җыр, ә һөҗүм алдыннан корал белән фото урнаштырган.

Үзенең социаль челтәрләрендә Вадим берничә тапкыр педагог турында тискәре фикер белдергән. Шулай ук 6нчы сыйныф башында 16нчы гимназиягә күчерелү турында да зарланган. Ул нәкъ менә тарих укытучысы Тимур С.ны яраларга җыенган, гәрчә укытучы аңа яхшы карашта булса да. Вадим үзе еш кына дәресләрен калдырган. 

 Укучыны нәтиҗәдә ППС һәм "Росгвардия" хезмәткәрләре тоткарлаган.

Укучылар башта нәрсә булганын аңламаган, атыш тавышларын эвакуация кисәтүе дип уйлаган.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас