"Беренчесе. Җинаятьче тоткарланган, аның гамәленең сәбәпләре һәм вакыйганың шартлары ачыклана.
Икенчесе. Зыян күрүчеләргә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе минем шәхси контролемдә.
Өченчесе. Зыян күрүчеләрнең туганнары белән элемтәгә керделәр, булган хәл турында хәбәр иттеләр. Кирәк була калса, аларның Русиягә килүенә ярдәм итәрбез.
Дүртенчесе. Безнең мәгариф учреждениеләрен саклауны көчәйтү һәм мондый хәлләрне булдырмау буенча чаралар күрәбез", - дип язды төбәк Башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә.