+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Антитеррор
11 март , 09:00

Имин һәм тыныч тормыш сагында

Ике дистә ел элек Русиядә заманның иң җитди хәвефеннән берсе белән көрәшкә карашны тамырдан үзгәрткән хәлиткеч карар кабул ителде.

Имин һәм тыныч тормыш сагында
Имин һәм тыныч тормыш сагында

2006 елда Террорчылыкка каршы дәүләт комитеты (НАК) төзелде. НАКның эше бүген махсус хәрби операция контекстында аеруча актуаль. СВО игълан иткән максатларының берсе - террорчылыкка, Украина милләтчелегенә һәм экстремистлыкка каршы көрәш. Бу җәһәттән НАК эшчәнлеге махсус хәрби операция бурычлары белән турыдан-туры бәйле. СВО башыннан комитет Украина милләтче төркемнәре оештырган диверсияләрне һәм терактларны булдырмауда актив катнаша.

СВО һәм террорчылыкка каршы көрәш арасындагы элемтә статистика белән дә раслана. ФСБ мәгълүматлары буенча, 2014 елдан, Украина көнчыгышында конфликт башлангач, Русиядә 200дән артык теракт булдырылмаган, аларның күбесе Украина белән бәйле. Гомумфедераль системаның нәтиҗәлелеге күбесенчә урыннарда эшләү белән билгеләнә, шуңа күрә илнең һәр төбәгендә террорчылыкка каршы комиссияләр (АТК) эшли.

- Башкортстанда комитетны республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкли. Аның җитәкчелегендә комиссия федераль структураларның, республика министрлыкларының һәм урындагы үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, идарә вертикале төбәк үзәге белән генә чикләнми: террорчылыкка каршы комиссияләр республиканың 63 муниципалитетының һәркайсында булдырылган һәм эшли, - дип ассызыклады БР ведомствоара иминлек Советы Секретаре, төбәкнең террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Валерий Олейник.

Республикада формалашкан тотрыклы хәвефсезлек культурасын 20 еллык эшнең төп нәтиҗәсе дип санарга була. 20 еллык-нәтиҗә ясау өчен генә түгел, ә Русиядә һәм Башкортстанда төзелгән системаның нәтиҗәле булуын ачык билгеләү өчен дә сәбәп. Бу тере организм, ул гражданнарга иң мөһиме – имин һәм тыныч тормышны гарантияләү өчен үсүен дәвам итә.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас