+19 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Антитеррор
9 Июня , 11:05

Соңлаган тәүбә

36 яшьлек уфалы, социаль челтәрләрдәге террорчылык төркемнәрендә тормыш асылын эзләп, төрмәгә эләгә.

Соңлаган тәүбәСоңлаган тәүбә
Соңлаган тәүбә
Хәзерге заманда хәвефсезлек мәсьәләсе барыбызга да кагыла. Яшләрне куркыныч идеологияларга һәм террор эшчәнлегенә җәлеп итү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Аларның эчке булмышы ныгымаган: үз юлын эзлиләр, төрле йогынтыга тиз биреләләр, радикаль идеяләрне алга сөргән хәвефнең кайсы яктан янавын тоймаулары мөмкин. Шуңа күрә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, бүген кешеләрне төрле хәвеф ихтималлыгы турында искәртү генә түгел, тәнкыйть күзлегеннән фикерләргә, төрле манипуляцияләрне танырга һәм куркыныч йогынтыга каршы торырга укыту мөһим.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы журналисты каты режимлы колониядә террорчылык өчен 12 елга якын вакытка хөкем ителгән Уфа кешесе Әнвәр (исеме үзгәртелде) белән әңгәмәләште. Аның тарихы – искәртү генә түгел, үзеңне, якыннарыңны мондый хаталардан саклау турында уйлану өчен сәбәп тә.

Әнвәргә 36 яшь, ул Уфада туып үскән. Балачагы күпбалалы тату гаиләдә үткән. Әтисе белән әнисе гади эшче була. Әнвәр башкалардан бер ягы белән дә аерылмый, укуга артык зур кызыксыну белдерми, «уртача» белем ала, спорт белән дә мавыкмый – аңа физкультура дәресләре дә җитә. Мәктәптән соң һөнәрчелек-техник училищеда автомеханиклыкка укый. «Уку артык кызыксындырмады, мәктәп һәм училище да җитә, ары эшләргә кирәк, дип санадым», – ди Әнвәр. Армиядән соң заводка эшкә урнаша, ләкин хезмәт хакы канәгатьләндерми һәм Әнвәр сәүдә өлкәсенә китә. Биредә тиз арада карьера ясауга ирешә: гади сатучыдан төбәк менеджерына кадәр үрли.

Ә менә шәхси тормышы уңай бармый. Беренче гаиләсендә улы туа, әмма күп тә үтми хатыны белән мөнәсәбәтләре бозыла, көнкүреш мәшәкатьләре, үзара аңлашылмаучанлыклар аркасында яшь пар аерылыша. Тиздән ул яңа мәхәббәтен очрата. Икенче хатын аңа дүрт бала – ике кыз һәм ике ул бүләк итә. Тормышы җайга салынган кебек була, ләкин авыр чир аркасында барысы да үзгәрә.

«2012 елда кызылча белән авырып, чак үлмәдем. Өйдә ятам һәм уйланам: ник алай килеп чыкты? Шул чакта тормыш, дин турында уйлана башладым», – ди Әнвәр. Шушы хәлдән соң ул дин белән кызыксына башлый. Моңа кадәр дин, иман турында бернәрсә билмәгән: ата-анасы мәчеткә йөрмәгән, йолаларны үтәмәгән. Үзенең татар милләтеннән, димәк, мөселман икәнен генә белә Әнвәр. Чирдән соң ул тәү тапкыр мәчеткә бара. Әнвәр тәрҗемәдә Корьәнне укый, биш вакыт намазга йөри башлый, исерткеч эчемлекләрдән баш тарта. Ләкин, күрәсең, мәчетнең имамы белән аралашу гына җитми һәм ул интернета фикердәшләр эзләргә тотына. Шуннан соң мәчеттә түгел, ә фатирларда үтә торган җыелышларга йөри башлый.

«Социаль челтәрләрдә бер-бер артлы төрле төркемнәргә эләгә идем: элек дини, аннары, үзем дә сизмичә, сәяси төркемнәргә юлыктым. Без дин, сәясәт, җәмәгать проблемалары турында фикер алыштык. Сөйләшүләрнең куркыныч булуын аңлый, ләкин туктый алмый идем», – ди хөкем ителүче. Тормышы урталай бүленә. Бер вакыт Әнвәр көнкүрешен һәм эшчәнлек өлкәсен кискен үзгәртергә карар итә. Ул гаиләсе белән Нуриман районындагы бер авылга күченә. Йорт төзи башлый, сарыкчылык белән шөгыльләнә, урындагы мәчеткә эшкә урнаша. Анда ул оештыру һәм хуҗалык эшләре белән булыша, мәчеткә йөрүчеләргә тәртип өчен җаваплы була. Мәгънәсен аңламаса да, имам аны Коръәнне гарәпчә укырга өйрәтә. Әнвәр үзен кирәкле кеше итеп тоя.

Бу хәл 2021 елда була. Бер көнне аңа тентү белән киләләр. Әнвәр хәрәм әдәбият эзләүләрен аңлый, әмма аны яшереп маташмый да. Аны шаһит буларак кулга алалар, ләкин аннары гаепләнүченең статусы «террор оешмасы эшчәнлегендә катнашу» статьясы буенча үзгәрә. Суд Екатеринбургта үтә. 11,5 ел хөкем карарын ишеткәч, аның эчендә нәрсәдер сынган кебек була. Тормыш урталай бүленә. Әлеге вакытта Әнвәр – рәшәткә артында. Аңа хөкем вакытының үтүен көтәргә һәм көн саен ник вакытында туктамавы турында уйланырга, кылыгы өчен үкенергә генә кала. Гаиләсе дә зур зыян күрә: иясез калган бизнес таралган, балалар турында кайгырту хатынының һәм ата-анасының иңнәренә төшә.

Хөкем ителүчене Уфа колониясына озаталар. "Гаиләмә хурлык мөһере сугылды. Балаларның киләчәге өчен борчылам... Килеп чыккан хәлдә үземне генә гаеплим: вакытында кемнәр белән, ни турында аралашуым, моның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында уйламадым. Балаларыма кем белән дуслашырга, кая барырга кирәклеген аңлатам. Биш балам бар. Минем мисалда алар радикаль уйларның һәм укуларның никадәр куркыныч булуын аңларга тиеш», – ди ул.

Колонияда Әнвәр тегү производствосында эшли, кием детальләре тегә. Эш хакы түбән – барысы да шәхси кирәк-яракка китә, гаиләгә акча җитми. Иреккә чыгу, балаларының үскәнен күрү һәм үткәндәге хаталарын башкача кабатламау турында хыяллана. Көн саен кылган кылыгы өчен үкенә һәм тәүбә итә...


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас