+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Антитеррор
25 Августа , 12:20

Чаралар хәвефсез үтәргә тиеш

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Террорчылыкка каршы төбәк комиссиясе һәм оператив штабның уртак утырышын үткәрде.

Чаралар хәвефсез үтәргә тиешЧаралар хәвефсез үтәргә тиеш
Чаралар хәвефсез үтәргә тиеш
Көн тәртибендә - Белем көне вакытында, шулай ук бердәм тавыш бирү көнендә иҗтимагый хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре.

- Бу зур һәм җаваплы чаралар. Аларга әзерләнгәндә хокук бозулар куркынычын исәпкә алырга кирәк, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бердәм тавыш бирү көнендә республикада 39 сайлау кампаниясе узачак, шул исәптән Русия Дәүләт думасы һәм Уфа шәһәр Советы депутатларын сайлаулар да. Барлыгы 3 меңнән артык сайлау участогы җәлеп ителәчәк.

Яңа уку елына әзерлек мәсьәләсе дә мөһим. Бу тема турында күптән түгел мәгариф буенча республика август киңәшмәсендә фикер алыштылар. Бурыч - мәктәпләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү.

- Барлык мәгариф оешмалары да тикшерелгән инде. Гомумән алганда, террорчылыкка каршы саклану хәлләре яхшырды. Шул исәптән 2026 елда кабул ителгән өстәмә чаралар нәтиҗәсендә дә, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Шуңа карамастан, бу теманы һәрвакыт аерым контрольдә тотарга кирәк.

Утырышта катнашучылар планлаштырылган чараларны үткәрү чорында ведомствоара хезмәттәшлек тәртибен, шулай ук хокук саклау органнары, оператив һәм авария хезмәтләре эшенең төп юнәлешләрен билгеләде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас