«Дәүләтнең конституциячел төзелеше һәм иминлеге нигезләрен саклау: көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр» дип аталган чарада федераль һәм төбәк экспертлары, Башкортстан Башлыгы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча советның эксперт комиссиясе, Русия Тарихи җәмгыяте һәм республика Хәрби фәннәр академиясе әгъзалары, хокук саклау органнары, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук республика яшьләре катнашты.
Идеологик экспансиянең яңа формалары һәм конституциячел төзелеш нигезләренә янаулар буларак мәгълүмати сугышлар һәм санлы радикальләшү; махсус хәрби операция контекстында экстремизм һәм террорчылык күренешләре: хәвефләрне анализлау һәм аларга каршы тору чаралары; экстремизм һәм террорчылык идеологиясенә каршы тору факторы буларак комплекслы этноконфессиональ мониторинг; тарихи хәтерне саклау, дәүләт иминлеген ныгыту мәнфәгатьләрендә тарихны фальсификацияләүгә каршы тору; федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмга каршы көрәш турындагы законнарны үтәү; конституциячел төзелешне тәэмин итү факторы буларак милләтара (этникара) һәм динара конфликтларны кисәтү; конституциячел төзелеш нигезләрен һәм дәүләт иминлеген ныгыту максатларында патриотик тәрбия ярдәмендә гомумрусия гражданлык тәңгәллеген формалаштыру — дискуссияләрнең төп юнәлешләре булды.
Катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Данияр Абдрахманов, Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр институты директоры Марат Мәрданов һәм башкалар сәламләделәр.
— Бүген — Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Ун ел инде без бер мәйданчыкка хокук саклау, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, экспертларны җыябыз. Бу елның үзенчәлеге — бүген бездә яшьләр бик күп, атап әйткәндә, яшьләрнең иҗтимагый, патриотик, тарихи һәм мәдәни хәрәкәтләре лидерлары. Бүген игътибарны иң элек шуңа юнәлтү зарур: бу гади булмаган вакытларда һәрберебезгә берләшергә кирәк. Без бергә илгә яшьләр аша үтеп керергә тырышучы явыз көчләргә каршы торырга тиеш. Дәүләт террорчылыкка каршы комитеты бәяләвенчә, диверсияләрнең 50 проценты яшь буын вәкилләре тарафыннан кылына. Сайтлар, интернет мәйданчыклары һәм уеннар аша дошман көчләренең яшьләрне законсыз эшчәнлеккә җәлеп итүе турында кисәтү мөһим. Без гади генә тәкъдимнәр белән чикләнмибез, ясалма интеллектны кулланып, проектлар да тәкъдим итәбез. Бүген чарада 150 яшь кеше катнаша һәм алар үз төркемнәренә биредә яңгыраган фикерләрне җиткерер дип ышанабыз, — диде Марат Мәрданов.
Программа кысаларында фойеда Башкортстан Милли музееның, Республика сугышчан дан музееның күчмә күргәзмәләре җәелдерелгән иде. Алар махсус хәрби операциягә һәм Башкортстан батырларына багышланган.