+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Башкортстанга 100 ел!
1 Ноября 2018, 08:48

\"Башкортстанның тарих битләре\"ндә - дүртөйлелеләр

"Башкортстанның тарих битләре" фестиваль-марафоны дәвам итә. 30 октябрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Дүртөйле районы вәкилләре үз туган төяге, аның уңган кешеләре, данлыклы шәхесләре хакында киң колачлы, күркәм күргәзмә әзерләде, зур концерт белән чыгыш ясады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дүртөйленең тирә-якка танылган бию коллективлары, вокаль ансамбльләре тамашачыны дәртле биюләре, җыр-моңнары белән сөендерде. Концертта тамырлары белән Дүртөйле ягыннан булган сәхнә йолдызлары Илсөяр Газетдинова, Радик Динәхмәтов, Ризван Хәкимов, Гүзәл Асылбаеваның да чыгыш ясаулары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.

Дүртөйлелеләр фестиваль-марафон штандартын Ярмәкәй районы вәкилләренә тапшырды.