1918-19 елларда милиция еш кына төгәл штатсыз, коралсыз һәм инструкцияләрсез эшли. Гражданнар сугышы башлану белән Уфада яңа “Башкорт Совет Республика-сының эшче-крестьян милициясе турында положение” дөнья күрә. Документка ярашлы, милиция НКВД карамагында була, аңа шәһәр, кантон, сәнәгать һәм җинаятьчеләрне эзләү милицияләре керә.
Бу хезмәт команда составын, тикшерүчеләрне, эзләү агентларын, өлкән һәм кече милиционерларны, канцелярия һәм техник персоналны берләштергән. Анда хезмәт итү ирекле һәм эшкә алынган һәр кеше ким дигәндә бер ел хезмәт итәргә тиеш булган. Хезмәткә 21 яше тулган белемле, сайлау хокукы булган, хөкем ителмә-гән, сәламәт кешеләр алынган.
1920 елларда Башкортстан территориясендә төр-ле бандалар аеруча зур хәвеф тудыра. Аларның күпчелеген озак вакыт тота алмыйлар. Шулай да 20нче елларда республика территориясендә 16 эре кораллы банда һәм 300дән артык ялгыз бандит тотыла һәм юк ителә.
1930 елларда милицияне тәэмин итү дәүләт бюджетына күчерелә. Бу бик күп проблемаларны, иң элек акча һәм әйбер белән тәэмин итүне, хезмәт хакларын күтәрүне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Милиция хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ташламалар кертелә.
Башкорт АССРында милиция аеруча 30нчы елларның икенче яртысында үсешә. 1935 елда, сукбай балалар һәм үсмерләр арасында җинаять очраклары арту сәбәпле, мили-циянең балалар бүлмә-ләре оештырыла. Тагы бер елдан СССРның Халык комиссарлары советы Милициянең баш идарәсенең Дәүләт автомобиль инспекциясе турында положениене раслый. Аңа ярашлы, республикада Дәүләт автоинспекциясе эше үзгәр-теп корыла.
Бөек Ватан сугышы башлану белән республика НКВДсы эшчәнлегенең барлык юнәлешләр буенча да хәле катлаулана. Бу вакытта аның штатында 3085 кеше тора, шуларның яртысы сугышка озатыла. 40нчы елларда бу хезмәт-нең эшчәнлек даирәсе киңәя. Аның төп функция-ләренә хәрби чор бурычлары — диверсантларга, шпионнарга, дошман агентурасына, провокаторларга каршы көрәш тә өстәлә. Сугыш елларында Башкортстан НКВДсының 175 хезмәткәре һәлак була яисә хәбәрсез югала.
Сугыш — кешенең асылын ачып бирә торган сынау. Фронт геройлары белән беррәттән, аның беренче көннәрендә үк дезертирлар, качып йөрүче-ләр, мародерлар, спекулянтлар пәйда була. Еш кына алар, кулларына корал төшереп, төркемнәргә берләшә һәм талаулар белән шөгыльләнә. Шушындый җинаять төркем-нәренә каршы көрәшү милиционерлардан шәхси батырлык та таләп итә.
Мәсәлән, 1944 елда Иглин районы террито-риясендә дезертир Петр Вайдер җитәкчелек иткән бандитлар төркеме актив эшчәнлек җәелдерә. Алар исәбендә — 4 теракт, 8 үтерү, 5 мәктәпкә кораллы һөҗүм итү, 7 колхоз складын басу, шулай ук гражданнарны талау. Бандитларга каршы көрәштә милициянең җиде хезмәт-кәре һәлак була. 1946 елның гыйнварында Вайдер төркеменең барлык әгъзасы да тотыла һәм җаваплылыкка тарттырыла .
Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән алты Советлар Союзы Героеның һәм Дан орденының ике тулы кавале-рының эчке эшләр органнары белән бәйле булуы Башкортстан полициясе хезмәткәрләренең горурлыгы булып тора.
Сугыштан соң кадрлар мәсьәләсе алга килеп баса. Бу елларда җинаять-челек кискен үсә: 1945-46 елларда гына республикада милиция көче белән бандитларның 39 төркеме һәм 18 бандит юкка чыгарыла. 1952 елда СССР Министрлар Советы карары белән эчке эшләр органнары каршында махсус бүлекчәләр — ведомстводан тыш сак хезмәте оештырыла. Аларга вак сәүдә һәм хуҗалык объектларын саклау бурычы йөкләтелә.
Халыкны җәмәгатьчелек тәртибен саклауга җәлеп итү өчен 1959 елның мартында ирекле халык дружиналары (ДНД) барлыкка килә. Алар эшче-ләрдән, хезмәткәрләрдән, колхозчылардан, студентлардан, укучылардан һәм пенсионерлардан төзелә.
Хокук тәртибен конт-рольдә тотуны тәэмин итү 70нче елларда участок милиционерлары эшен ка-милләштерүне таләп итә. Күрелгән чаралар нәтиҗә-сендә 80нче елларга кадәр участок инспекторлары арасында югары һәм урта махсус белем дәрәҗәсен 40 процентка кадәр күтәрергә мөмкин була. Гомумән, бу елларда милиция хезмәткәрләренең профессиональлегенә һәм белем дәрәҗәсенә югары таләпләр куелган.
80нче еллар уртасында башланган “үзгәртеп кору” сәясәте Башкорт АССРы эчке эшләр органнары эшчәнлегенә сизелерлек үзгәрешләр кертте. Социаль һәм икътисади өлкә-ләрдәге кризис күренеш-ләре илдә криминоген хәл-не кискенләштерде. Җәмә-гать урыннарында тәртип-сезлекләр саны арту сә-бәпле, милициянең махсус бүлекчәләрен булдыру зарурлыгы туды һәм 1988 елда ОМОН барлыкка килде.
Бер елдан соң оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге — алтынчы бүлек — төзиләр. Аннары ул Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарә-се итеп үзгәртелде.
90нчы еллар башында эчке эшләр органнарына хокук тәртибен саклау һәм криминалга каршы көрәш буенча аеруча авыр бу-рычлар үтәргә туры килә. Зур шәһәрләр урамнарында милициянең стационар постлары барлыкка килә.
2000нче елларда эчке эшләр органнарының
структурасы үзгәрә: җинаять җәзасын башкару системасы һәм янгынга каршы хезмәт аның составыннан чыгарыла.
Соңгы елларда Башкортстанда эчке эшләр органнары эшчәнлеген оештыру яхшырды, оператив бурычлар эзмә-эзлекле хәл ителә башлады, башка хокук саклау, суд, конт-рольлек итү органнары белән үзара хезмәттәшлек итү ныгыды. Өстенлекле бурычларның берсе булган экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы көрәш көчәйтелде.
Русия Эчке эшләр министрлыгында соңгы елларда үткәрелгән реформа хезмәткәрләрнең бурычларын оптимальләштерергә, личный составка яңадан аттестация үткәрергә, хокук сакчыларының матди һәм социаль якланганлыгын күтәрергә, эчке эшләр органнарының һәм җәмә-гатьчелекнең үзара хез-мәттәшлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Резеда ФАЗЫЛОВА.