Якын кардәшләр Мирхәйдәр һәм Җәүдәт Фәйзиләр күпкырлы талант ияләре булган.
Күренекле бу ике шәхеснең тормышын һәм иҗатын өйрәнү белән ныклап шөгыльләнә башлагач, язмышларындагы күп кенә гаҗәп хәлләр турында белдем. Белешмәләрнең берсендә Мирхәйдәр Фәйзине композитор дип язганнарын күреп, күпләр аптырашта калгандыр. Мин дә, “бу бит тупас хата, Җәүдәт Фәйзи белән бутаганнардыр”, дип куйган идем башта. Аннары бу “хата” уйланырга мәҗбүр итте. Арытабангы эзләнүләрем моның хата түгеллеген расларга этәрде. Бу икәүне яхшы белгән кешеләр белән сөйләшкәндә алар тыныч кына: “Моның шулай булуы да ихтимал”, — дип кенә куйдылар.
Уйлап караганда, үткән гасыр башының татар композиторы кем һәм нинди ул? Татарның беренче профессиональ композиторы Солтан Габәши Татарстанда туып-үскән, Башкортстанның Борай районы Чалкак авылында сөргендә чакта вафат булган, шунда җирләнгән. Яшьтәше Мирхәйдәр Фәйзи белән алар күп җәһәттән беренчеләр булганнар, нибары йөз ел элек татар мәдәнияте нигезен салышканнар.1917 елда Солтан Габәши Гаяз Исхакый драмасы өчен үзенең тәүге музыкаль әсәрләрен яза. Спектакль Казанда куела һәм гаять зур уңышка ирешә. Алар өчен махсус язылган җырларны башкарган актерларга уйнаган оркестрга автор үзе дирижерлык итә.
Шул ук вакытта Ырынбурда Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасы куела. Габәшидән аермалы буларак, Фәйзи музыкаль белем алмый. Әмма алар икесе дә Ислам дине нигезләрен өйрәнәләр. Икесенең дә язмышлары катлаулы. Бер яклап, татар, башкорт мәдәниятен үстерүгә алар гаять зур өлеш кертә, икенче яклап, чыгышлары ярлы крестьян яки пролетариат булмаганлыктан, властьлар тарафыннан кыерсытылуга дучар ителәләр. Музыкага мөнәсәбәтләре буенча да алар бер-берсенә якын. Мирхәйдәр Фәйзи музыка коралларына махсус өйрәнмәсә дә, мандолинада гармунда һәм курайда уйный белә, бик яхшы җырлый. Аны татар һәм башкорт халык җырлары ил-һамландыра. Икесе дә фольклор материаллары язып алалар һәм җыялар.
Нәкъ менә халык музыкасы барлык татар композиторлары өчен саекмас илһам чыганагы булып хезмәт итә. Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев һәм башка профессиональ композиторлар, бәлки бу хакта тирәнтен уйлап та тормастан, халык моңын файдаланып, аларга заманча яңгыраш бирәләр. Нотаны танымаган халыкның җыр-көйләрен нотага салу — аларның зур казанышы. Кызганычка каршы, Мирхәйдәр Фәйзи моны эшләмәгән, әгәр эшләсә, без аны композитор буларак та белер идек, дип уйлыйм. Ә бит ул музыкаль драма да язган. Берне генә дә түгел. “Галиябану”, “Асылъяр”, “Ак калфак”... Ә болардан күпкә алда, 1905 елда “Авылда бәйрәм” музыкаль драмасы иҗат ителгән. Үзе турында белдерер өчен яшь булган әле. 1917 елның мартында беренче әсәре “Галиябану” аңа танылу китерә. Казанда түгел, Ырынбурда. Ул чакта Мирхәйдәргә дә, Габәшигә дә нибары 25 яшь була.
“Галиябану” безне әле һаман шатландыра. Әсәрнең идеясе, сюжеты, юморына кагылмыйча, музыкасы турында гына әйтәм. Спектакльдән Галиябану җыры бер гасырдан артык яңгырый инде. Мирхәйдәр бер көйне ишетеп, ошатып, шуны нигез итеп алып спектакль язарга ниятли. Бу көй әсәрнең буеннан-буена яңгырарга, хикәяләү белән үрелеп барырга, аның аерылгысыз өлешенә әйләнергә тиеш була. Чыннан да, көй драманың башыннан ахырынача кызыл җеп булып сузыла, әсәрне аңардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Спектакль тәүдә музыкаль драма булыр дип уйланыла, геройларның җырлары бер-берсенә үрелә, сюжет җебенең үстерелүенә булыша, кыскасы, сюжет монда мөһим роль уйный. Композитор булмаган кеше шундый шедевр тудыра алыр идеме икән? Безнең карашка, Мирхәйдәр Фәйзи гади генә түгел, ә бик талантлы композитор. Музыканы нотасыз гына ничек иҗат итеп булуын без инде хәзер аңлый алмыйбыз. Әмма татар халкы бит гасырлар буе шулай яшәгән һәм иҗат иткән. Көй-моңга бик бай һәм үзен-чәлекле бит туган халкыбыз. Музыкаль формаларның төр-лелеге буенча аңа тиңнәр юк. Һәм Мирхәйдәр Фәйзи дә үзе-нең музыкаль әсәрләре партитураларын театрлар режиссерларына китермәүне проблема дип исәпләмәгән. Театр кешеләре уңышлы башкарган һәм әле дә башкаручы көй-моңнарны ул бернинди кәгазьсез дә китереп тапшыра белгән.
“Галиябану” спектакленең музыка авторы Салих Сәйдәшев булуы хакыйкатькә туры киләме икән? “Халык көе, Салих Сәйдәшев эшкәртүендә” дип язылса, минемчә, дөрес-рәк булыр иде. Һичшиксез, композиторга без бу хезмәте өчен рәхмәтлебез. Гамәлдә спектакльдә барлык персонажлар да файдаланучы бердәнбер көй яңгырый: әле бик салмак кына, әле тиз темпта, әле сагышлы, әле күтәренке. Төрлелек юклыгы бөтенләй дә сизелми. Актерлар шул мизгелдәге кәефне бик зирәк сизәләр һәм көйне һәрберсе үз образына яраклаштырып интерпретацияли.
Мирхәйдәр Фәйзи шушы көйгә композиторлар игътибарын җәлеп иткән. Мәсәлән, Рөстәм Яхин аны фортепианода башкару өчен эшкәрткән. Нәҗип Җиһанов бу көйне үзенең “Алтынчәч” һәм “Намус” операларында файдаланган, Мансур Мозаффаров М. Фәйзи мотивларын үзенең “Галиябану” операсына нигез итеп алган, Александр Ключарев та “Галиябану” драмасына көйне үзенчә эшкәрткән, бу драмага Сәйдәшевның да, Ключаревның да увертюралары үзләренчә.
Ә “Ак калфак” пьесасы? Сәхнәдәге күренешләрне матур җырлар, көйләр озатып бара. Аларның берсе дә спектакльне безнең заманда сәхнәләштерүчеләр китереп керткән музыка түгел. Алар барысы да Мирхәйдәр Фәйзинең үзенеке. Барлык җыр-ларның текстлары пьесаның эченә салынган. Үз заманында халык арасында киң таралган, бүгенге башкаручылар да бик яраткан “Хәмдия” җырын арытабангы елларда анализлап, Җәүдәт Фәйзи: “Бу җыр үлчәме буенча пьесадагы башкаларыннан аерыла”, — ди. Бу факт М. Фәй-зинең ишеткән һәм ошаткан әзер музыканы файдаланганын сөйли. Башка пьесаларындагы кебек үк, җыр тексты авторы М. Фәйзи. Авторның шундый ремаркалары бар: “Рушан җырлый...”, “Шаһтимер җырлап керә...”, “Бакый җырлый...” Кызлар еш кына “Әтнә” көенә такмак әйтәләр. Мирхәйдәргә нота грамотасы җитешмә-гәнлеген мин аңлыйм. Әмма бу кимчелек аңа менә дигән өч музыкаль драма иҗат итәргә комачауламаган.
Мирхәйдәр абый үзенең туганнарының кызларына “Сөмбел” дигән җыр багышлаганын безнең гаиләдә хә-терлиләр. Һәр куплет бер кызга багышлана: Чәчәк, Иркә, Дилбәр. 1926 елда туган Гәүһәрне, син җырга керергә өлгермәгәнсең, дип шаярта торган булганнар. Шулай да туганнар бергә җыелганда бу җырдагы исемнәрнең берсен Гәүһәргә алмаштырып та җыр-лаганнар. Мирхәйдәр абый да сеңелләрен яратып, бу җырны һәрчак көйләп йөргән. Безнең гаилә җыры онытылып һәм югалып калмавына мин шатмын. Моның хикмәте шунда: Мирхәйдар абый аны “Ак калфак” кызлары теленә салган. Театрга спектакль карарга киләбезме, М. Фәйзинең пьесалар җыентыгын ачабызмы — без һәрчак бу җыр белән очрашабыз.
Ата-бабаларыбызның, язып та тормастан, көйне истә калдыруларына, җырлауларына, төрле уен коралларында яңгыратуына гаҗәпләнеп бетә алмыйм. Андыйлар турында М. Фәйзи үзенең хи-кәяләрендә дә язып үтә. Мәсә-лән, “Сәрвиназ”да надан батрак скрипкада уйный. Һәм бу гадәти күренеш. Өмәләргә яки бәйрәмнәргә җыелганда гармунга, курайга кушылып барысы да җырлый. Безнең композиторларга авылларда ул җырларны җыясы гына калган. 1927 елда Александр Ключарев М. Фәйзинең якын кардәше Рәфкат Фәйзидән (соңыннан ул Башкорт дәүләт академия драма театры актеры һәм режиссеры, Башкортстанның халык артисты булды) “Сөмбел” җырының сүзләрен язып ала һәм аңа музыка иҗат итә. Шуннан соң инде ул телдән-телгә генә тапшырылмый. Онытыла төшкән мондый гүзәл җырлар теләсә кайсы музыкант, җырчы яңа сулыш өрерлек итеп нота кәгазендә саклансын иде. Мәгълүм ки, эшкәртергә алган әсәренә һәр композитор үзен-нән нәрсәдер өсти. Мәсәлән, Рөстәм Яхин “Сөмбел”не фортепиано өчен эшкәрткән. Сара Садыйкова да кул тидергән, ул хәтта аның авторы итеп тә күрсәтелгән. Ә бит җыр авторы берәү — Мирхәйдәр Фәйзи генә. Композитор булмаган кеше музыка яза аламы? Ала! Әгәр ул М. Фәйзи кебек тумыштан талант иясе булса.
Аннары НЭП заманы байларын камчылаган “Алты бармаклы” (тәүге исеме “Сазлык өстендә”) комедиясе языла һәм Казандагы татар театрында уңышлы бара. Гәзит-журналларда Җ. Фәйзинең мәкалә, шигырь, хикәя, по-вестьлары, урысчадан татарчага тәрҗемәләре еш басыла. Юмористик хикәяләренә “Бүкәй” дигән псевдоним куя. Татарстан китап нәшриятында 1931 елда “Алты бармаклы”, 1932 елда “Хикәяләр” дигән җыентыклары дөнья күрә.
Музыка торган саен аны ныграк җәлеп итә. Музыка техникумында укырга тели. Әмма әтисе: “Нәселебезне мыскыл итмә! Технологик яисә юридик техникумга кер әнә!” — дип кырт кисә. Аның тыюларына карамастан, улы музыка белән шөгыльләнер һәм нәкъ менә шушы “җитди булмаган нәрсә” белән нәселебезне данлар дип әти кеше каян башына китерсен инде! Композиторлыкка юл, чынлап та, урау бу-ла. Җәүдәткә бер ел авыл мәктәбендә укытырга, универ-ситетның юридик факультетын тәмамларга туры килә. Мәскәү консерваториясе каршындагы татар музыкаль театры студиясендә 1933-39 елларда ул үзенең элекке укытучысы Салих Сәйдәшев, шулай ук Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Муса Җәлил белән бергә укый. Юридик факультет студенты чагында фортепианода уйнау һәм композиция буенча Василий Виноградовтан дәресләр ала. Виноградов егетнең зур мөмкин-лекләрен күрә һәм әйтә: “Юриспруденцияне ташлагыз. Сездән башка да яшәр ул. Сез — музыка кешесе”. Җәү-дәт бу юнәлештә камилләшә: иҗатка керешә, скрипкада уйнарга өйрәнә. Аның киң билгеле әсәрләре университетта укыганда языла. Һади Такташның “Урман кызы” шигы-ренә музыка язганда аңа нибары 22 яшь була. Беренче булып Галия Кайбицкая башкарган бу җыр һәркайда яңгырый. Эфирга чыга. Аны хәтта урыс теленә тәрҗемә итәләр. Ул әле дә бик популяр. Танылган композитор Җәүдәт Фәйзи барлыгы 300 җыр яза.
Аңа татар музыка мәдә-ниятен формалаштыруда зур өлеш кертергә насыйп була. Мирхәйдәр абзыйсы кебек, ул да күп җәһәттән беренче. Ул татар музыкаль комедиясен нигезләүче булып санала. Аның бу жанрдагы әсәрләре — профессиональ оперетталар һәм опералар. М. Фәйзи-нең музыкаль драмасында сәхнә хәрәкәтләрен җанлан-дыру өчен генә музыка кер-телсә, Җ. Фәйзидә инде персонажлар музыка телендә сөйләшә башлыйлар. Спектакль өчен махсус язылган музыка анда төп урынны алып тора. Музыкага өстенлек бирүне тәүге опера иҗат иткән Солтан Габәши башлап җи-бәрсә, бу юнәлешне үзенең беренче музыкаль комедия-ләре — “Ташкыннар”, “Акчарлаклар”, “Идел буенда” белән Җ. Фәйзи дәвам итә. Аның иҗатында да, гомумән, татар музыкаль мәдәниятендә “Башмагым” музыкаль комедиясе аерым урын алып тора. Яңа музыкаль жанр тууын хәбәр иткән бу спектакль татар театрларында гаять зур уңыш белән бара, халыкның рухын күтәрә. Сугыш чоры. 1942 ел. “Башмагым”ны музыкаль театрлар урыс, украин, үзбәк, казах һәм тува телләренә тәр-җемә итеп, Мәскәү, Киев, Ташкент, Самарканд, Улан-Удэ сәхнәләрендә куялар. Ул заман сынавын үтеп, бүгенге тамашачыларның да мәхәббәтен яулый бара.
Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” драмасына, Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча телеспектакльгә музыка языла. Бу җәһәттән Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы буенча эшләнгән сәхнә әсәренә музыкасы аерылып тора. Тукай әсәре буенча “Карәхмәт” балеты тәмамланмыйча кала.
Ә әдәби иҗат? Барысына да каян вакыт тапсын инде? Кызганычка каршы, Җәүдәт Фәйзи күләмле әсәрләр калдырмаган. Әмма булганнары да зур кыйммәткә ия. Болар — “Халык гәүһәрләре” һәм “Күңел кыллары” дигән китаплар. Аларның беренчесе популяр татар халык җырлары, аларның килеп чыгуы, музыкаль мәдәният үсешә барган саен килеп туган метаморфозалар, беренче башкаручылар белән бәйле тарихлар буенча эзләнүләргә багышланган. Җыентыкка 235 җыр текстлары һәм партитуралары кергән.
“Күңел кыллары” авторның балачактан ук күзәткән татар тормышыннан кечкенә хикәяләреннән тора. Бу — революция чоры, аңа кадәрге һәм аннан соңгы еллар. Бу — кызыклы детальләр һәм үзенчәлекләр белән тулы көнкүреш кыйссалары, Владимир Маяковский, Максим Горький, Мирхәйдәр Фәйзи, Шамил Усманов, Гадел Кутуй, Һади Такташ, Шәриф Камал кебек күренекле шәхесләр белән очрашулар турында. Бу — Казан урамнарында әлеге 1 Май бәйрәм салютларының башлангычы булган факел яндырып йөрүләр, Казандагы М. Горький урамында урнашкан татар театры бинасында радиостанция барлыкка килү һәм аның тапшыруларын ха-лыкның түземсезләнеп көтүе. Китапның теле җиңел, эчтәле-ге үзенә җәлеп итә. Укудан аерыла алмыйсың. Язучы талантының бер күренеше түгел мени бу? Ул сәхифә-ләрне әле уку аеруча кызык. Чөнки ул уйлап чыгарылмаган тарих. Әдип кулы белән кә-газьгә төшерелгән көндәлек дип тә әйтергә мөмкин.
Балалар өчен язган китаплары да мавыктыргыч. Мәсәлән, геройлары музыка уен кораллары булган “Кызыклы кунаклар” китабы Казанда ике тапкыр (1970 һәм 1976 елларда) басылды. Урысчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдәге дәүләт нәшриятында да дөнья күрде ул.
Җәүдәт Фәйзи публицистика, драматургия, поэзия һәм проза жанрларында да мавыгып хезмәт салды. Кызганычка каршы (бәхеткә, диик микән әллә), аның иҗатының бу ягын музыкаль таланты күмеп китте.
Хәер, чын талантның һәрчак күпкырлы булуын барыбыз да белә. Бөек рәссам Микеланжелоны алыйк. Ул искиткеч яхшы шигырьләр дә язган. Пабло Неруда да үзен рәссам-нан бигрәк шагыйрь дип исәп-ләгән. Д. Шостакович та аның шигырьләренә музыка язган. Җәүдәт Фәйзинең дә талантлы каләм остасы булуы аз билгеле, әмма дөрес факт. Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники дә бит болай дигән: “Композиторларыбыз арасында әдәби татар телен камил белүче, аның байлыкларын оста файдаланучы бер-дәнбер кеше — Җәүдәт Фәй-зи. Аның әсәрләре Чехов стилен хәтерләтә”. Моңа өстәп, Җ. Фәйзинең 1930 елда Татарстан Язучылар берлегенең яшь әдипләр секциясендә эшләгәнен дә искә төшерик.
Якын кардәш ике Фәйзинең язмышында әдәбият һәм музыка шулай бер-берсенә бәйләнгән. Кайсысы “ныграк” драматург, кайсысы “ныграк” композитор булган соң дип аптырабрак та каласың.
педагог, Мирхәйдәр һәм Җәүдәт Фәйзиләрнең якын кардәше.