+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Башкортстанга 100 ел!
19 август 2019, 08:42

Борайда - "Йәйгор"!

Борай районында балалар һәм үсмерләр иҗатының «Йәйгор» республика бәйгесе гөрләп узды. Быел ул туган республикабызның 100 еллык юбилеена һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелде.

Борай районында балалар һәм үсмерләр иҗатының «Йәйгор» республика бәйгесе гөрләп узды. Быел ул туган республикабызның 100 еллык юбилеена һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелде.
Оештыручылары Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Борай районы хакимияте булган “Йәйгор”ның төп максаты - яшь талантларны ачу, үстерү.
Ул елдан-ел чагурак балкый, анда катнашучы үсмерләр һәм балалар саны да арта бара. Быел бәйгегә Балтач, Благовар, Балакатай, Гафури, Тәтешле, Дуван, Илеш, Иглин, Борай, Мишкә, Миякә районнарыннан, Уфа, Агыйдел, Ишембай, Бөре, Салават, Яңавыл шәһәрләреннән 7-17 яшьлек 250дән артык яшь җырчы, биюче, сәнгатьле сүз остасы килгән иде.
Ике көн дәвам иткән җырлы-моңлы чараны 800дән артык кеше тамаша кылды, һәркемгә “Йәйгор” якты, онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Бәйгечеләрнең осталыгын З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Фәрзәнә Сәгыйтова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде.
Борай районы данын “Энҗе” үрнәкле бию ансамбле, фортепиано ансамбле, нәфис гимнастика командасы, мода театры, кашыкчылар ансамбле, аерым вокалчылар яклады. Аларның һәркайсы бик күркәм чыгыш ясады, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Ә менә киң диапозонлы, искиткеч моңлы тавышлы 11 яшьлек Зиннур Исламов, “Әдрән диңгез” җырын башкарып, бәйгенең иң югары бүләге – Гран-прига лаек булды.
Быелгы “Йәйгор” бәйгесендә, алдагыларыннан аермалы буларак, бер түгел, ике Гран-при тапшырылды. Икенче Гран-прига Салават шәһәреннән 15 яшьлек Артем Мизгуллин ия булды. Ул сәнгатьле уку жанры буенча чыгыш ясады. Артем, язучы Василий Омельченконың “Чужой хлеб” хикәясен укып, тамашачының да, жюриның да сөюен яулады.
Читайте нас