Авылларда үткән бәйрәмнәрдә халык турында хәстәрлек чагылды
Авылларыбыз һәрчак матур киләчәккә омтылып яши. Муллык-бөтенлекнең тынгысыз, тырыш хезмәт аша килгәнен белә җир кешесе. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Илеш районы авыллары мисалында ачык чагыла бу. Ниндидер төшенкелек, өметсезлек – бу як халкына ят сыйфатлар. Караулы, матур йорт-ихаталар, төзек социаль инфраструктура, халыкның көнкүреше турында язганда, кем әйтмешли, зиһенне көчәндереп, ясалма эпитетлар эзләмисең.
Соңгы чорда яңарыш аеруча күзгә ташлана. Мәсәлән, агымдагы елда гына да унынчы авылда фельдшер-акушерлык пунктына (ФАП) капиталь ремонт ясадылар. Узган елгыларын да кушсак, яңартылганнарның саны дүрт дистәгә якынлаша. Әйтергә кирәк, күп урыннарда сәламәтлек саклау тармагы халыкта ризасызлык тудырган бүгенге көндә бу – бик яхшы күрсәткеч. Узган елда район үзәгендә 262 миллион сум сарыф итеп төзелгән, гомум мәйданы 4,9 мең квадрат метр тәшкил иткән заманча поликлиника файдалануга тапшырылды. Утыз меңнән артык кеше яшәүче районда үзәк дәваханә, авылларда өч табиблык амбулаториясе, 59 ФАП бар.
Сүлте авылында заманча җиһазландырылган ФАПны ачу тантанасы булды. Бу уңайдан Югары Яркәй үзәк дәваханәсе баш табибы Рәзидә Гатауллинадан үз фикерен белдерүен үтенгән идек. Ул әйткәнчә, аларга тиешле эш шартлары тудыру, сыйфатлы беренчел ярдәм күрсәтүне оештыру районда көнүзәк бурыч итеп куелган. Баш табиб шушы максатта үзе дә ару-талуны белмәүче, башкаларны да әйдәүче район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның нәтиҗәле эшчәнлегенә аеруча басым ясады.
ФАПлар төзегәндә, ремонтлаганда акчаны төрле чыганаклардан юллыйлар. Илеш районы – республика, федераль дәрәҗәдәге дистәләрчә социаль программада иң актив катнашкан төбәкләрнең берсе. Шулай ук социаль инфраструктураны яңартуга төрле дәрәҗә депутатлар зур өлеш кертә. Бу җөмләдән Русиянең Дәүләт думасы депутатлары Фәрит Ганиев, Рифат Шәйхетдинов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Рамил Бәхтизин, Олег Калининның эшчәнлеге Илеш районы халкы исеменнән зур рәхмәткә лаек.
Сүлтедәге ФАПка, әйткәндәй, акчаның зур өлешен авылдашлары Фәрит Ганиев биргән. Яңартылган объектны ачу тантанасына Фәрит Глүс улының коллегасы, Дәүләт думасы депутаты Римма Баталова, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Рөстәм Әхмәдинуров, Рамил Бәхтизин һәм Олег Калинин да килгәннәр иде. Аларның һәркайсы федераль гомумдәүләт проектларының, республика социаль программаларының әһәмиятен билгеләде, бу мөһим документларның демографияне яхшырту, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм төзекләндерү, яхшы юллар булдыру, гомумән, инфраструктураны яхшыртуны күздә тотуын ассызыклады. “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхнәдинуров исә “Кече Ватан мәдәнияте” проекты чикләрендә районның Мәдәният сараена “Форд-транзит” автобусының ачкычларын тапшырды. Рамил Назыйф улы әлеге чарада катнашучыларны шушы авыл Советына караучы Яңа Аташка “Саумысыз, авылдашлар!” тантанасына чакырды.
Яңа Аташ – районда иң яшь авылларның берсе. Аңа нигез салынуга 100 ел тулды. Чарага әзерлек барышында 5 чакрым юл, авыл зираты төзекләндерелде, “Сәламәтлек сукмагы” салынды, йөздән артык агач үсентесе утыртылып, аллея булдырылды.
Дөрес, авыл тарихы бер гасыр белән генә чикләнми. Ата-бабаларының тамыры Чакмагыш районындагы Югары Аташтан. Түбән Аташ авылы да бар. Анысы Дүртөйле районына карый. Бу төбәкләр халкының, данлы игенчеләр дәвамчыларының уй-кичерешләре һәм гомер итүләренең уртаклыгы турында, Яңа Аташ тантанасында чыгыш ясап Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов бик фәһемле сүзләр әйттеләр. Илешкә тугандаш һәм ызандаш – Татарстанның Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов исә бергәләп, матур максатлар куеп яшәүнең әһәмиятен ассызыклады.
Тантана искиткеч матур манзара ачылган Ялтау итәгендә үткәрелде. Тау башында авылны нигезләүчеләр истәлегенә таш куелды. Шунда имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Әбүшахмин изге Коръән аятьләре укыды, вафат булган ата-бабалар, авылдашлар, туганнар рухына дога кылды.
...Һәр авылның иң зур горурлыгы, олы хәзинәсе – хезмәт сөюче, данлыклы, уңган кешеләре. Яңа Аташта да күп андыйлар. Ялтауга менгәндә, артка карый-карый, шулар турында уйланасың. Күз күременнән дә ераккарак җәйрәгән киң кырларда кемузардан комбайннар ашлык суктыра.
Яңа Аташның гына түгел, ә Башкортстанның киң билгеле шәхесе, республикада авыл хуҗалыгы фәненә нигез салучы күренекле фән эшлеклесе, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының элекке ректоры Назыйф Бәхтизинга, һичсүзсез, шушы хозурлык игенче-галим булырга этәргеч биргәндер. Аның улы, фән докторы, Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Рамил Бәхтизинның да күңеленә ата-бабалар төбәге рәхәтлек бирәдер. Бу аның якташларга мөнәсәбәтендә күренеп тора. Нәкъ менә Яңа Аташ авылының кабатланмас урыннары, сокланып туймаслык тугайлары, кырлары-басулары аңарда туган туфракка олы мәхәббәт тәрбияләгән.
Яңа Аташ бәйрәме дустанә мөнәсәбәттә, гаиләдәгечә җылы шартларда, бай эчтәлекле концерт белән үрелеп, рух күтәренкелегендә үтте. Анда Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин, татар эстрадасының киң билгеле җырчысы Илсөя Бәдретдинова һәм һәвәскәр сәнгать осталары чыгыш ясады. Тантанадан таралышканда һәркем тәэссоратларга, уй-тойгыларга күмелеп, үз алларына шушы юлларны кабатлый сыман иде:
Оҗмахлар да кирәк түгел –