“Башкортстанның тарих битләре” республика фестивале районнар белән таныштыруны дәвам итә
– Рәхим итегез – үзебез пешергән икмәк! Телне йотарлык бавырсак та безнеке! Көнбагыш маеннан басу исе килеп тора. Балны авыз итегез...
– Чигү, бәйләм эшләрендә искитмәле осталык...
Ярминкәдән күренеш түгел бу. 10 сентябрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанның тарих битләре” фестивале кысаларында Стәрлебаш районы вәкилләре чыгыш ясады. Фестиваль декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе, бу төбәктә җитештерелгән продукция белән таныштырудан башланды. Хәер, Стәрлебашның данлыклы мамык шәлләрен болай да күпләр беләдер әле!
Төбәктә спорт та үсешкән. Шуңа бу өлкәгә аерым стенд багышлаганнар.
Ә инде фойега сыймаган мәгълүмат бәйрәм кунакларына Стәрлебашка багышланган фильм аша җиткерелде.
Әйткәндәй, тамашачыларның күпчелеге шушы төбәктә туып үскән шәхесләр булды. Аларның күбесе төрле өлкәләрдә республикада гына түгел, чит төбәкләрдә һәм илләрдә танылу яулаган. Концерт өлеше, нигездә, районда яшәп иҗат итүчеләр көче белән әзерләнгән. Дистәдән артык халык һәм үрнәкле җыр, бию һәм фольклор коллективлары белән таныштык. Районда күп еллар дәвамында “Стәрле” татар халык театры эшләп килә (җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Гыйзетдинова). Театр эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге дә булды.
Күпбизәкле, җырлы-биюле чыгышлардан соң фестиваль-марафон штандартын район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашаповка тапшырды, аларга уңышлы чыгыш теләде.