Республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 19-20 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстан көннәре узды
Башкалада бәйрәм чаралары рәсми старт алганчы ук берничә мәйданчыкта эш башланды. 13-22 сентябрьдә Мәскәүнең “Зарядье” паркы территориясендә “Русияне яңадан бергәләп ачабыз!” фестивале үтте, аның кысаларында башкорт этношәһәрчеге оештырылды. 17 сентябрьдән “Кызыл пресня” мәдәният һәм ял паркында “Башкортстан – Евразия йөрәге” фотокүргәзмәсе эшли. Монда милли герой Салават Юлаев, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм башка билгеле шәхесләрнең генә түгел, республиканың табигатен күрсәтүче фоторәсемнәр дә бар. Мәскәү һәм аның кунаклары алар белән 30 сентябрьгә кадәр таныша ала.
18 сентябрьдә П. И. Чайковский исемендәге концерт залында Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт халык биюләре академия ансамбле концерты булды. Бу концерт коллективка нигез салынуга 80 ел тулуга да багышланган иде.
19 сентябрьдә “Спутник” кинотеатрында Ә. Әбдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудия-сенең иң яхшы фильмнары күр-сәтелде. Шул ук көнне В. Д. Поленов исемендәге Русия Дәүләт халык иҗаты йортында “Бөтендөнья фольклориадасы: стартка кадәр бер ел” дигән “түгәрәк өстәл” узды. Анда Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек барышы турында фикер алышу булды.
— 2020 елда безнең CIOFF оешмасы 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу тагын да күбрәк катнашучыларны һәм кунакларны җәлеп итәр, дип уйлыйм. Бу республика һәм Русия өчен бик мөһим. Киләсе елда Бөтендөнья фольклор форумын югары дәрәҗәдә уздырырбыз, дип ышанам, — диде ЮНЕСКО эшләре буенча Русия комиссиясе каршындагы матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча комитет рәисе, CIOFF Русия милли секциясе президенты, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Тамара Пуртова. Аның сүзләренә караганда, соңгы тапкыр Русиядә халык иҗаты буенча мондый киң колачлы вакыйга 1988 елда ук узган. Ул Беренче халыкара фольклор фестивале булган. Бөтендөнья фольклор фестивален ачу тантанасы 18 июльдә республиканың иң зур мәйданчыгы — “Уфа-Арена” боз сараенда узачак.
Мәскәүдә Башкортстан көннәре кысаларында мәгариф өлкәсенә багышланган очрашулар да булды. Атап әйткәндә, мәктәпләрдә балаларны тукландыру, мәктәп формасы, галимнәрне балалар белән эшләүгә җәлеп итү, укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Делегацияне республика мәгариф министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин җитәкләде. Чарада, шулай ук, республика мәктәплә-ренең Мәскәү технопарклары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Әлеге чара кысаларында республикага НТИ хәрәкәтенә керү турында килешүгә кул кую турында да сүз булды. Алар университетлар хәрәкәте, олимпиадалар, яшь белгечләр һәм башкаларны үз эченә ала.
Башкортстан делегациясе чараның икенче көнендә “Просвещение” нәшриятында булды. Анда директорлар өчен “түгәрәк өстәл” оештырылды. — Без медицина сыйныфлары, химия, робот-техника кабинетлары өчен белем бирү мохитен оештыру мөмкинлеген карадык. Белем бирү сыйфатын бәя-ләүнең халыкара тикшеренүләре, белем сыйфатын бәяләү буенча без нәрсә эшләргә тиешлеге турында сөйләштек, — диде республика мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлет-бирдин. — Уфа халыкара мәгариф салоны кысаларында белгечләр җәлеп итеп семинар үткәрү турында килештек. Алар безнең мәктәп директорлары, укытучылар белән эшләячәк, бу өлкәдә булган проблемалар турында фикер алышачак. “Түгәрәк өстәл”дә, шулай ук, НТИ хәрәкәтенең түгәрәкләр эше мәсьәләләре турында да сүз булды. Мәк-тәп директорлары укучылар өчен НТИ олимпиадасын үткәрү мөм-кинлеген, балаларга өстәмә белем бирү кейсларын карады.
Бу көннәрне тагы берничә “түгәрәк өстәл” утырышы үтте. “Башкортстан Республикасы — халыкара тынычлык һәи иминлек территориясе” утырышын Бөтендөнья башкортлары корылтае үткәрде. Анда дәүләт власте органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, галимнәр, экспертлар катнашты. Чарада республикада халыклар дуслыгын ныгыту буенча гамәлгә ашырылган башлангычлар турында сүз барды. Экспертлар республиканың сәяси, икътисади һәм социаль үсешен тикшерү нәтиҗәләре белән дә уртаклашты. “Түгәрәк өстәл” утырышында катнашучылар Русиядә һәм чит төбәкләрдә Баш-кортстанның имиджын үстерү буенча тәкъдимнәр яңгырады.
20 сентябрьдә “Зарядье” паркының зур амфитеатры сәхнәсен-дә, Урыс география җәмгыятенең дүртенче фестивале кысаларында, Башкортстан сәнгать осталарының бәйрәм концерты һәм Башкорт мәдәнияте үзәген ачу тантанасы булды. Анда Мәскәү шәһә-ренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәк-чесе Виталий Сучков Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәренең зур уңыш белән узуын бил-геләде һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән тәбрикләү хатын укыды. “2019 ел — Башкортстан өчен үзенчәлекле ел. Моннан 100 ел элек автономияле Совет Республикасы – Русиядә беренче милли автономия оештырылган. Без башкорт дусларыбызга һәм коллегаларыбызга төбәкнең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итү шатлыгын уртаклашу мөмкинлеге өчен рәхмәтле. Мәскәүдә Республика көннәре башкаланың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булды, ике яклы, тө-бәкара мөнәсәбәтләр үсешенә яңа куәт бирде. Эшлекле сәфәр кысаларында без мәгариф, сәламәтлек саклау, мәшгульлек, туризм һәм башка өлкәләрдә тәҗрибә уртаклаштык. Мәскәүлеләр бай мәдәни программаны лаеклы бәяләде, аның төп бизәге — “Зарядье”да Башкортстан сәнгать осталарының искиткеч концерты. Мондый чаралар төбәкләребезне тагын да якынайта, дуслыкны һәм хезмәттәш-лекне ныгыта”, — диелгән иде тәбрикләү хатында.
Башкортстан Республикасы Башлыгы исеменнән җыелучыларны Иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе җитәкчесе Азат Бадранов сәламләде. Шулай ук тәбрикләү сүзе белән Дәүләт думасы депутаты, “Башкортстан якташлыгы” җәмгыяте идарәсе рәисе Инга Юмашева чыгыш ясады. Бөтен-дөнья башкортлары корылтае исе-меннән Эльвира Аиткулова Мәс-кәүнең “Алтын Ай” коллективына башкорт милли сәхнә костюмнарын тапшырды. Башкорт мәдәни үзәге рәисе Радмир Мөфтахин (“Zaman” төркеме җитәкчесе, композитор, җәмәгать эшлеклесе) хәбәр ит-кәнчә, бүгенге көндә Мәскәүдә 14 иҗат коллективы актив эшли. Үзәк булдыру төбәктән читтә милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү эшендә ярдәм итәчәк. Ул барлык социаль катлам һәм яшь төркемнәрен төрле яклап үстерү өчен күпфункцияле мәйданчык булачак.