-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
11 октябрь 2019, 19:16

Уфа-Питер арасы - җырлап кына барасы...

Санкт-Петербургта 9 октябрьдә башланган Башкортстан мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре дәвам итә.

Санкт-Петербургта 9 октябрьдә башланган Башкортстан мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре дәвам итә.
Бүген, Республика көнендә, бирегә Башкортстан Дәүләт җыелышы- Корылтай Рәисе урынбасары һәм Бөтендөнья башкортлары Корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова җитәкчелегендә Башкортстаннан зур делегация килде.
Делегация Санкт-Петербург Тау университетында булды. Аның училищесына, аннары университетка нигез салучы Исмаил Тасимов истәлегенә биредә истәлек тактасы урнаштырылган, аңа чәчәкләр салынды.
Бүген бу вузда Башкортстаннан килгән 50гә якын кеше белем ала. Республика вәкилләре уку йорты җитәкчеләре һәм студентлар белән аралашты.
- Мин тумышым белән Зилаер районыннан, Тау университетында III курста укыйм. Монда Рәми Гарипов исемендәге Башкорт республика гимназиясен тәмамлаучылар күп укый, - ди Байрас Юламанов.
Аннары Пискарев мемориаль комплексында Ленинград шәһәрен саклаучыларга багышланган истәлек плитәсенә чәчәкләр салынды. Ул 2002 елның 25 гыйнварында куелган иде.
Башкортстан делегациясе Санкт-Петербург шәһәренең "Санлы технологияләр академиясе"ндә булды. Биредә учреждение эшчәнлеге һәм һөнәри юнәлеш бирү эше системасы белән таныштырган җентекле экскурсия үткәрелде.
Аннары делегация Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортына экспонатлар-бүләкләр тапшырачак.
Шулай ук Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе студентлары, башкорт иҗтимагый оешмалары белән очрашу да күзаллана.
Читайте нас: