Республика көне башкалада чагу лазер-шоу һәм салют белән тәмамланды.
Лазер бизәкләре бөркетләр очышын хәтерләтте, анда Салават Юлаев һәйкәлен төсмерләргә дә була иде.
Батыр һәйкәле янындагы бәйрәмнән соң уфалыларга "Башавтотранс"ның уңайлы автобуслары тәкъдим ителде.
Искиткеч матур бәйрәм чаралары күңелдә якты тойгылар калдырды.
Яшә, Башкортстан! Күп милләтләр үзләрен тигез хокуклы итеп тоючы республикада яшәвебезгә шатбыз һәм шуның белән горурланабыз!
Алга, күпмилләтле Башкортстаныбыз!