+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
7 ноябрь 2019, 17:45

Туймазылылар Уфаны гөрләтте

Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафоны кысаларында Туймазы районы презентациясе үтте.

Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафоны кысаларында Туймазы районы презентациясе үтте.
Фойеда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре – "Кандра икмәк комбинаты", "Серафимовка сөте", “Самирель” ит комбинаты", "Туймазы-агрогриб", “Панакс-агро" "Яшелчә” җәмгыятьләре, шәхси эшкуар Вәлиевның "Үсемлек мае", шәхси эшкуар Зәйнуллинның "Бал" предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе каршы алды.
Үзәк фойеда исә районның “Тамга”, “Алтын куллар” осталар берләшмәләре, тарих-туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханә, Балалар-үсмерләр иҗат йорты иҗади күргәзмәләр оештырган. Хатмулла Солтанов исемендәге эзтабарлар отряды – экпедицияләрдәге табылдыкларны, спорт мәктәпләре укучыларының казанышларын тәкъдим итте.
Кунакларны биләмәара клуб системасының иҗат коллективлары, “Сәфәр” үрнәкле бию ансамбле солистлары икмәк-тоз, чәк-чәк, кымыз белән каршы алдылар.
Арытаба чара тамаша залында дәвам итте. Сәхнәдә Туймазы районның иҗат коллективлары якташлар, уфалылар һәм башкала кунаклары өчен “Дуслыкстан” дип аталган концерт-презентация тәкъдим ителде.
Прологта “Башкортстан-гөлбостан” хореография композициясе белән “Каранай” фольклор-эстрада төркеме һәм “Сәфәр” үрнәкле бию ансамбле чыгыш ясады.
Арытаба Туймазы районының тарихы, районның оештырылуы һәм үсеш алуы, бүгенге тормышы турында фильм күрсәтелде.
Тамашачыларны Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында туып-үскән, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин үзенең чыгышы белән шатландырды.
Туймазы районының иң яхшы һәм оста җырчылары, музыкантлары Тәнзилә Зиннәтуллина, Илдар Госсаметдинов, Айдар Хәсәншин, Камил Фәйзуллин, Азамат Әлмөхәммәтов, Булат Махиянов, Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар якташларга һәм уфалыларга искиткеч эчтәлекле, матур концерт күрсәтте. Иҗат коллективларыннан “Хәзинә” скрипкачылар һәм курайчылар ансамбле, “Тархан” халык биюләре ансамбле, “Сәфәр” үрнәкле бию ансамбле, “Грация” хореография студиясе, “Сәйлән” вокаль ансамбле, “Дустар” башкорт җыры халык ансамбле, “Җидегән йолдыз” татар җыры халык ансамбле, “Рябинушка” урыс җыры халык ансамбле, “Урыс җыры” хоры халык коллективы, “Арлекино” балалар бию студиясе – чараның матур бизәге булды. Концертны Гүзәл Батталова белән Солтан Әбделмәнов алып бардылар.
Концерт ахырында “Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафонының штандартын тапшыру өчен Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов һәм Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев сәхнәгә күтәрелде. Айдар Рифгать улы фестивальнең штандартын чакмагышлыларга тапшырды.
Читайте нас: