+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
16 ноябрь 2019, 13:40

Балкыды “Халык энҗеләре”

Туймазыда үткән “Халык энҗеләре” үзешчән театр коллективларының район конкурсы Театр елына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланды.

Туймазыда үткән “Халык энҗеләре” үзешчән театр коллективларының район конкурсы Театр елына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланды.
Биләмәара клуб системасына караган 34 мәдәният учреждениесенең 27се Мостай Кәрим әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтте.
Татар-Олкан авылында үткән гала-концертта җиңүче коллективлар чыгыш ясады.
Артистлар – төрле һөнәр ияләре, мәсәлән, нефть чыгару операторы яисә казанлык операторы да бар иде. Ә кайбер коллективларда хәтта тоташ гаиләләр белән сәхнәгә чыктылар: ире-хатыны, әнисе-улы, бабасы-оныгы.
“Ай тотылган төндә” спектакле бай милли киемнәр, катнашучыларның көчле уены белән хәтердә калган. Аны “Спектакль” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исемен алган Кандра “Юбилейный” мәдәният сараеның “Нур” театр коллективы сәхнәгә куйды. Җитәкчесе – Гөлнур Байбурина. Алар бу уңышын Иске Туймазыдан “Пилигрим” белән бүлеште. Елена Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге иҗади коллектив “Җәяүле Мәхмүт” әсәрен күрсәтте.
“Әдәби-музыкаль композиция” номинациясендә Вәкилә Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге “Заман” театр коллективы беренче дәрәҗә лауреат булды. Алар Мостай Кәрим сүзләренә Заһир Исмәгыйлев һәм Рим Хәсәнов музыка язган җырларны башкарды, шигырьләр укыды, спектакльләрдән өзекләр уйнады.
Гран-прины Кандракүл мәдәният йортының “Ихлас” театр коллективы (җитәкчесе Айсылу Галимова) яулады. Алар “Айгөл иле” пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте.
Һәр чыгышны тамашачылар алкышлап каршы алды. Үзешчән артистларның ихлас уены, күтәренке рух, милли традицияләр, патриотлык авыл халкы һәм кунаклар өчен зур бәйрәм булды.
Читайте нас: