+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
26 ноябрь 2019, 00:30

Гран-при – тагын “Сәфәр”дә!

«Башкортостан» дәүләт концерт залында республиканың 100 еллыгына багышланган «Дуслык иле бизәкләре» балалар халык хореографиясе ачык фестиваль-конкурсының гала-концерты үтте.

«Башкортостан» дәүләт концерт залында республиканың 100 еллыгына багышланган «Дуслык иле бизәкләре» балалар халык хореографиясе ачык фестиваль-конкурсының гала-концерты үтте.
Бәйгедә республиканың 30лап районыннан һәм шәһәреннән бию коллективлары катнашты.
Чыгышларны Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Г. Сәләм исемендәге премияләр лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры Рәшидә Туйсина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри составында Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Риф Габитов, Башкортстанның атказанган артистлары Әлфия Тимергазиева һәм Чулпан Әскарова, «Агыйдел» халык иҗаты коллективы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Темникова бәяләде.
Гран-прины Туймазыдан “Сәфәр” үрнәкле хореография ансамбле яулады һәм 100 мең сумга сертификат белән бүләкләнде.
Ансамбльгә Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар җитәкчелек итә. Яшь биючеләр Дамир Ибраһимов куелышында “Таштугай уеннары” дип аталган башкорт биюен тәкъдим итте. Коллектив бүләк акчасын костюмнар тектерүгә яисә конкурсларга баруга тотарга ниятли.
Читайте нас: