+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
10 декабрь 2019, 13:50

Сездә дә шундый фотолар сакланамы?

Борынгы фотосурәтләрдә ил тарихы, кадерле кешеләребезнең күз нурлары саклана. Әйдәгез, бергәләп барлыйк аларны. Тәүге сурәт - Ярмәкәй районыннан.

Борынгы фотосурәтләрдә ил тарихы, кадерле кешеләребезнең күз нурлары саклана. Әйдәгез, бергәләп барлыйк аларны. Тәүге сурәт - Ярмәкәй районыннан.

Бу сурәт 1940 елга карый, ул Бәләбәй районының Приют поселогында яшәүче Нәсимә апа Фәттахованың абыйсы Шаһит Газиев гаиләсендә сакланган.
Тумышы белән ул Ярмәкәй районының Түбән Карамалы авылыннан. Нәсимә апага 78 яшь. Заманча технологияләр ярдәмендә фотоны яңартып алганнар. Сурәтнең авторы билгесез, анда без сугышка кадәр армиягә киткән яшьләрне күрәбез. Аларның күбесенә кире кайтырга насыйп булмаган.

Авыл кешеләре сөйләвенчә, 1920 елда туган егетләрне, нигездә, бөтен авыл белән хезмәткә озаталар. Ак яулыклы хатын-кыз - Сабира апа Яппарова. Аның янәшәсендә – Сәгыйдулла Шәфыйгуллин, бу рәттә бишенче – Гатиф Миңнуллин. Алар - Нәсимә апаның туаннары. Үзәктә - авыл советы рәисе Гөлнәзирә апа Шәфыйгуллина. Сугыштан соң ул Нәсимә апаның абыйсына кияүгә чыга. Бу рәттә икенче – Шаһит Газиев (Нәсимә апаның әтисенең энесе).

Бәлки Ярмәкәй районының Түбән Карамалы авылыннан бу фотода сурәтләнгән кешеләрне танучылар булыр?

Ә сезнең сандык төпләрендә нинди тарихи фотолар саклана дуслар? Хәбәрләр өчен ватсап номеры - 8 -917-472-58-54.


Фото: Фотолар гаилә архивыннан.
Читайте нас: