Кушнаренко районының якташыбыз, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ укыган Талбазы мәктәбе укытучыларының 1944 елның 22 октябрендә төшкән фотосы бу. Тарихи кадр. Сездә дә бармы андыйлар?
Биредә укыган елларын шагыйрь болай дип искә алган иде:- Мин төгәл фәннәрдән әлләни алдыра алмасам да, әдәбият, тарих кебекләреннән алдынгы идем. Маяковскийның “Стихи о советском паспорте” дигән шигырен яттан сөйләгәнемне хәтерлим. Укытучым аны шулкадәр ошатты – мине параллель класска алып кереп укытты. Ә мин бик рәхәтләнеп керәм инде анда, чөнки күз атып йөргән кызым шунда укый. “Я волком бы выгрыз бюрократизм”, дип, аның күзләренә карап талпынып-талпынып куярга да онытмыйм. Беренче тапкыр мәхәбәтемне аңлатуым да Гыйффәт апа алдында булды. Теге кызга русчалатып: “Девушка, я Вас люблю”, - дигән булам. Укытучым шуны ишетмәгән була...
Әлеге фото артына "44 елның 24 октябрендә төшелде", - дип язылган, анда: "Пионервожатый Сухова Р., директор Галиева Зыяда апа, завуч Вәлишина Җәмилә, Сафиуллина Фәһимә, Насыйбуллина Суфия", - дип язылганнарны укып була.
Әгәр сезнең хәзинәдә шундый фотолар саклана икән, әйдәгез, "Кызыл таң" сайты аша аны янә бер тапкыр халыкка күрсәтик. Моның өчен ватсап номеры : 8 917 472 58 54.