+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
16 декабрь 2019, 14:15

Бу фотодан безгә 1945 ел баккан

Анда әлеге елның 22 июлендә Бәләбәй шәһәрендә үткән республика укытучылар конференциясе делегатлары төркеме сурәтләнгән.

Анда әлеге елның 22 июлендә Бәләбәй шәһәрендә үткән республика укытучылар конференциясе делегатлары төркеме сурәтләнгән.

Биредә Кушнаренко районының Ислан авылы кызы, егерме яшьлек Фәния Әхмәтшина да бар. 1941 елның язында ул Кушнаренко педагогия училищесының беренче курсын тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы башланган көннәрнең берсендә әтисе, авыл мөгаллиме Хаҗимулла, колхоз җыелышыннан кайтып: "Без, ирләр, фронтка китәбез. Кызым, сиңа укуыңны ташлап торырга туры килер. Сине бригаданың хисапчысы итеп куйдылар," - ди.

Уналты яшьлек Фәния, бер ел колхозда эшләгәннән соң, укуын дәвам итәргә була. Авыр сугыш елларында аягына чабата киеп, район үзәгенә егерме биш чакрым җәяү йөреп тырышып укый. Әтиләре Курск дугасында барган каты алышларда һәлак була. Гаиләдә баш бала буларак, Фәния әнисенә биш туганын тәрбияләшә.

Укуын тәмамлагач, аны ерак Бакалы районының Катай авылына эшкә җибәрәләр. Фотодан күренүенчә, Фәния төрле районнардан җыелган укытучылар семинарында катнаша. Бу вакытта сугыш бетеп, ирләр фронттан кайта башлый. Күпләре мәктәпләрдә укыта.

Ә сезнең хәзинәдә шундый фотолар бармы? Әйдәгез, бергә барлыйк аларны! Хәбәрләр өчен ватсап номеры: 8-917-472-58-54.



Фото: Гаилә архивыннан
Читайте нас: