+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров: "Башкортстан артистлары өчен соңгы тапкыр мондый вакыйга 1955 елда булды"

Бүген Мәскәүдә, Русиянең Зур театры сәхнәсендә, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, «Грэмми» һәм «Алтын битлек» премияләре лауреаты, Русиянең күренекле бас тавышлы җырчысы Илдар Абдразаков куелышында «Аттила» операсы күрсәтелә.

Бүген Мәскәүдә, Русиянең Зур театры сәхнәсендә, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, «Грэмми» һәм «Алтын битлек» премияләре лауреаты, Русиянең күренекле бас тавышлы җырчысы Илдар Абдразаков куелышында «Аттила» операсы күрсәтелә.


- Мин бирегә тантаналы кәеф белән килдем, чөнки, чыннан да, театрыбыз труппасы өчен бу иң югары хөрмәтнең берсе. Илебезнең данлыклы сәхнәсендә чыгыш ясау - зур ышаныч белдерү ул. Соңгы тапкыр Башкортстан артистлары өчен мондый вакыйга 1955 елда, "Салават Юлаев" операсын куйганда була. 60 елга якын вакыт үткән һәм бүген биредә тагын Башкортстан артистлары. Икенчесе, миңа калса, мәдәни җәмәгатьчелек тарафыннан Башкортстан артистларының әһәмиятен, югары осталыгын тану. Безнең өчен бу бик тә мөһим, - диде республика Башлыгы журналистларга.


Мәскәү премьерасы алдыннан Илдар Абдразаков та үз фикерләре һәм хис-тойгылары белән уртаклашты.


- Әлбәттә, мин борчылам. Зур театр сәхнәсенә чыгу - зур дулкынлану, - диде Илдар Абдразаков. — Аннан режиссер-дебютант сыйфатында булган спектакльне илнең төп сәхнәсенә алып килү - зур бәхет, ә икенче яктан, әлбәттә, дулкынлану, чөнки Мәскәү тамашачысының бу спектакльне ничек кабул итәсен белмим. Әмма барысы да яхшы узар дип ышанам.


"Бу - Зур театрның тарихи сәхнәсе, анда дөньяга танылган башкорт җырчысы гаҗәеп спектакль куячак һәм планетаның иң яхшы шәһәрләренең берсеннән сыналган тамашачы, бернинди вируслардан курыкмыйча, бүген бу искиткеч залны тутырачак. Үз республикам белән горурланам, төрле өлкәләрдәге зур осталарыбыз белән горурланам! Без мәскәүлеләрне еш шаккатырачакбыз әле!" - дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә.


Республика Хөкүмәте вице-премьеры Фәнүр Ягафәров Башкортстан театрының 1955 елда Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасы чорыннан бирле Зур театрның тарихи сәхнәсендә спектакльләр белән чыгыш ясамавын билгеләп үтте.


Башкортстан Мәскәүгә театрның бөтен тарихында иң масштаблы куелышын алып килде. Бүген операда әйдәп баручы партияләрне Русиянең иң танылган һәм безнең артистлар башкарачак. Бүгенге Мәскәү премьерасы Башкортстан мәдәнияте өчен генә түгел, бөтен Русия мәдәнияте өчен дә сәнгать вакыйгасына әйләнер дип ышанабыз. Без тамашачылар арасында республикабызның күп кенә дусларын, безнең иҗади потенциалыбыз белән чын күңелдән кызыксынучыларны күрүебезгә бик шат. Бүген театр аралашу һәм, бәлки, яңа проектлар турында фикер алышу урынына әйләнер, - диде Фәнур Ягафәров.


Фото: bashinform.ru



Читайте нас: