-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
12 апрель 2020, 17:33

"Тукайга!" - Борайдан

Күренекле шагыйрә һәм журналист Рәфыйга Усманова "Кызыл таң" укучыларына яхшы таныш. Ул республиканың төньяк капкасы булган районнардагы үз хәбәрчебез булып эшләде. Шул төбәкнең мәгърур чыршылары илһам биргән үзенчәлекле хисле бу шигыйрә "Тукайга!" әдәби бәйгесен дәвам итә.

Асрамага бала бирәм
(Ямщик Гыйльфан җыры)

Асрамага бала бирәм,
Җыр-бишеккә салыгыз.
Бисмиллалы нурдан сырып,
Иркә юрган ябыгыз.

Асрамага бала бирәм,
Җылы почмак табыгыз.
Моңнар булып агылырлык
Назыгызны ягыгыз.

Асрамага бала бирәм,
Сынык икмәк сузыгыз.
Туган телнең гәүһәреннән
Өлеш салып узыгыз.

Асрамага бала бирәм,
Ямап кидер бишмәтен,
Яңагыннан яшьләрен сөрт,
Онытсын бар михнәтен.

Асрамага бала бирәм
Тегеп кидер пар читек.
Йөрәгендә өмет тергез,
Йөрмәсен күңлен китеп.

Асрамага бала бирәм,
Намазлыгы бар микән?
Юлларына ак җәймә җәй,
Хыяллары бар икән!..

Асрамага бала бирәм,
Чигеп кидер түбәтәй.
Газиз халкы - әти-әни,
Шуңа бөектер Тукай.

Рәфыйга УСМАНОВА.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сез дә бу бәйгегә үз иҗат җимешегезне тәкъдим итә аласыз. Әсәр "Кызыл таң" сайтына куела, аны күпме кеше укуыннан
карап, без җиңүчене билгелибез. Димәк, сездән әдәби күчтәнәчләр һәм сайтта караулар көтеп калабыз. Ватсап номеры: 8 917 472 58 54.

Фото: гаилә архивыннан.

Читайте нас: