+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
4 август 2020, 21:06

Башкортстан балы - дөнья киңлегенә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Отрада» компанияләр төркеме акционерлары, Франция инвесторлары Патрик Хоффман һәм Антуан Менделовичлар белән очрашты. Яклар республикада экспорт юнәлешле сәнәгать умартачылыгын үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Отрада» компанияләр төркеме акционерлары, Франция инвесторлары Патрик Хоффман һәм Антуан Менделовичлар белән очрашты. Яклар республикада экспорт юнәлешле сәнәгать умартачылыгын үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Сүз биш ел дәвамында Башкортстанда 50 мең умарта күченнән торган җитештерү базасын булдыру, Халыкара аккредитациягә ия булган бал сыйфаты лабораториясен ачу, шулай ук Европа һәм Азия илләренә экспортка юнәлтелгән төрле бал продукциясе әзерләү турында барды.

Проектны эшләтеп җибәрү өчен республикада «Би Хэппи» компаниясе теркәлде һәм эшнең төп юнәлешләрен һәм этапларын билгели торган юл картасын эшләнде.

- Республика брендларының берсе буларак, бал безнең өчен бик мөһим әһәмияткә ия. Ул һәрвакыт югары сыйфат һәм дәвалау үзлекләре белән аерылып торды, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Без Франция коллегаларының бал җитештерү темасы белән кызыксынуларына шат һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзербез. Башкортстанда яңа инвестицион проектларга ярдәм итүнең нәтиҗәле чаралары закон дәрәҗәсендә ныгытылган.

Инвесторлар, үз чиратында, халыкара бал продукциясе базарына чыгу буенча төбәкнең потенциалын югары бәяләде. Элек алар берничә ай дәвамында Башкортстан Республикасының климат шартларын, табигый үзенчәлекләрен өйрәнде.

- Безнең компания Русиядә күптән эшли, әмма тәкъдим ителә торган проект - умартачылыкта беренче тәҗрибә. Башкортстан дөньякүләм дәрәҗәдәге җитештерүне оештыру өчен иң яхшы мәйданчыкларның берсе дип саныйм. Монда уңышка ирешү өчен барлык нәрсә дә бар, бары тик заманча технологик нигез өстәргә генә кирәк, – диде Патрик Хоффман. - 2021 елда сездә умартачылык буенча «Апимондия» халыкара конгрессы узачак. Бу - бал җитештерү традицияләрен һәм төбәкнең инвестиция потенциалын киң күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек.

Фото:https://glavarb.ru/rus/


Читайте нас: