+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
11 сентябрь 2020, 11:50

Халкың өчен олуг эшләр кылсаң, Олылыйдыр туган җирең дә

Башкортстанның һәм Русиянең атказанган төзүчесе, өч орден кавалеры Миңнерәис Усмановның 80 яшен Авыргазы районында зурлап билгеләделәр.

Башкортстанның һәм Русиянең атказанган төзүчесе, өч орден кавалеры Миңнерәис Усмановның 80 яшен Авыргазы районында зурлап билгеләделәр.

Яшьлек елларында Салават, Мәләвез, Ишембай төзелешләрендә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән, республика күләмендә югары вазифалар башкарган, кайда гына эшләсә дә, меценат, спонсор булып таныл­ган, исеме 40-45 еллар инде яхшы яктан гына телгә алынучы, шушы яшендә дә “СтройТехКом” җәмгыятенең генеральный директоры булып эшләүче бу шәхес районның Кәбәч дигән татар авылында дөньяга килгән.

Тормыш һәм хезмәт сәхифәләре

Миңнерәис Мәрван улы Усманов 1940 елның 11 сентяб­рендә туган. 1959 елда Стәрлетамак төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Чиләбе өлкәсендәге “Шахстрой” трестына мастер итеп җибәрелә. Армиядә хезмәт итә. 1964-71 елларда “Салаватстрой” трестының 5нче төзелеш идарәсендә мастер, прораб, өлкән прораб булып эшли. Бер үк вакытта Казан инженерлык-төзелеш институтында белем ала, аны 1971 елда тәмамлый. 1974-77 елларда — “Мелеузхимстрой” трестының 4нче төзелеш идарәсе начальнигы, 137нче механикалаштырылган күчмә колонна начальнигы, “Ишимбайжилстрой” трестының баш инженеры. 1977 елдан — “Салаватстрой” трестының баш инженеры, тагын бер елдан — идарәчесе. 1987-89 елларда “Главбашстрой” (“Башстрой”) территориаль төзелеш берләшмәсе начальнигы бу­лып эшли. 1993-2000 елларда — Башкортстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары, төзелеш министры. 1995-2003 елларда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты вазыйфаларын да башкара. 2000 елда Хөкүмәттәге эшеннән үз теләге белән китеп, бераз вакыт “Интеграл” җәмгыятендә консультант була, аннары “Интегралинвестстрой” компаниясенә җитәкчелек итә. 2008 елдан — “СтройТехКом” җәмгыятенең генеральный директоры. “Почет билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы, Салават Юлаев орденнары кавалеры.

Җәй ахырының искиткеч матур көне иде. Һәм шушы көнне авыргазылылар данлы якташны янә үзләре белән очрашуга чакырды. Аның туып-үскән җирлә-рен­нән бергәләп үтү, ул төзеткән, яңарткан кайбер биналарны кереп карау, райондашларга кыл­ган изге гамәлләре өчен рәх­мәт әйтү, якынаеп килгән юбилее бе­лән котлау өчен.
Сәяхәтебезне Кәбәч авылыннан башладык. Тау дип аталган урамдагы өч тәрәзәле, салам тү­бәле йортта Усманов­ларның биш баласы үскән. Ихаталарында үз­ләре казыган, аз гына сулы кое булган. Өйләре каршында урамда соңгы вакытларга кадәр карт тупыллар үсеп утырган. Хәзер бу йорт урыны күрше ихатага ку­шылган.
Миңнерәис Мәрван улы бире­дә күренү белән төрле яктан күршеләре йөгереп чыкты. Соңгы елларда Усмановлар кайтканда туктала торган Бикә апа Мәҗито­ваның (хәзер мәрхү­мә икән) кызы Миңнегөл килеп күреште. Асия Саттарова — бүгенге юбилярның сыйныфташы. Сүз уңаенда шуны да әйтик: бу апаның оныгы Илнур Саттаров җырчы Хәния Фәрхи­нең баянчысы булып эшләгән. Урам аша күрше Ләйлә Рәхим­кулова йөгереп килде...
Тау урамыннан авылны чыгып арытаба күтәрелгәч, таби­гать­нең бер могҗизасына юлы­гасың. “Кар чокыры” дип аталган урын ул. Кышын кар ява бара, тирән чокыр төбенә көньякка таба биш метр эчкә убылып кер­гән урында туплана бара һәм, монда бервакытта да кояш төш­мәгәнлектән, ул киләсе кышка кадәр эреми икән. Элек, суыткыч­лар юк чакта, авыл кешеләре яздан кышка кадәр азык-төлекне бозмыйча саклар өчен шуннан кар ташыган.
“Көненә бер-ике бидрә алып кайтабыз, шул җитә иде, — дип хатирәләргә бирелә Миңнерәис Мәрван улы. — Без үскәндә 1 сен­тябрьгә һәр укучы малай мәктәпкә биш йомран тиресе илтеп тапшырырга тиеш иде. Бу бурычны үтәү хәстәрлегенә 20 августлардан ук тотынабыз. Ти­ренең, бәлки, хәҗәте дә булмагандыр. Бу зыянлы җәнлек­ләр­не бетерүгә укучылар да җәлеп ителгән­дер”.
Кәбәч авылының Миңне­рәис исемле малае эшнең нәрсә икә­нен сабый чактан ук белә. Күрү буенча беренче группа инвалид булган әтисенә алты яшеннән ярдәмләшеп үсә. Мөстәкыйль тормыш юлына 15 яшендә аяк баса. Җи­дееллык мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, Ишембай нефть техникумына укырга керә. Әмма бер елдан аларның төркемен төзүче бел­гечлегенә укыта башлыйлар һәм өченче курстан Стәрле­тамак төзелеш техникумына күчерәләр. Диплом алгач, озак та эшләми — армиягә китәр вакыты җитә. Анда да хәрби төзүче буларак хезмәт итә.
Вазыйфа баскычлары буйлап фидакарь, намуслы хезмә­те белән күтәрелгән Миңне­рәис Усманов бервакытта да кабинетта утыручы министр, вице-премьер булмый, республиканы иңләп-буйлап йөри, һәр эшне үзе күреп бәяли, кечкенә җитешсезлек­ләрне дә игътибардан читтә калдырмый, тармактагы бөтен нәр­сә­­ләрдән хәбәрдар булуы телә­сә нинди четерекле мәсьә­лә­ләр­не дә тиз һәм дөрес хәл итәргә ярдәмләшә.
Искиткеч гүзәл табигате бе­лән генә түгел, төзеклеге, матур­лыгы белән дә аерылып торучы авыл ул Кәбәч. Һәм шушы төзек­лек-матурлыкта Миңнерәис Мәр­ван улының хезмәт өлеше бәя­ләп бетергесез.
Тарихка күз салсак, Кәбәч авыл Советына кергән 9 авылдан Бөек Ватан сугышына 528 кеше китеп, 320се яу кырларында ятып калган. Алар истә­легенә 1985 елда Кәбәч авылы уртасында обелиск төзелгән, Җиңү паркына нигез салынган. Еллар үзенекен итә — таш та туза. Һәм менә былтыр көз бу изге урынны төзек­ләндерүне Миңнерәис Усманов үз исәбе­нә һәм үз төзүче­ләре белән башлап җибәрә. Паркның металл рәшәткәсе яңар­тыла, чәчәк түтәлләре ясала, Дагстан ташы белән обелиск, шулай ук Дан орденының тулы кавалеры Михаил Малахов һәйкә­ленең постаменты йөзлә­нә, алар алдына брусчатка җәелә, яңа стела куела, геральдик ­ба­рельефның гранит плитә­ләренә сугыш корбан­на­рының исемнәре, шул исәп­тән яңа ачыкланган 18 исем чокып языла.
Яңартылган паркны, обелискны күптән түгел тантаналы ачканда Миңнерәис Усмановка Авыргазы районы хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов — Баш­­кортстанның 100 еллыгы юбилей медален, Кәбәч авылы биләмәсе башлыгы Фәнил Мөле­ков авыл халкы­ның һәм хаки­миятенең Рәхмәт хатын тапшыра. Ә инде Төзү­че­ләр көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хә­бировның аны Салават Юлаев ордены белән бүләкләве мәш­һүр төзүче-оештыручының күпьеллык хезмәтен тану булып тора.
Паркны, обелискны, геральдик барельефны сокланып карап йөргәч, 2018 ел ахырында капиталь ремонттан соң ачылган ФАПка кердек. Ихата коймалап алынган. Бинаның эче-тышы ялт итеп тора. Аның мөдире Гүзәл Габитова сөйләвенчә, биредә идеаль эш шартлары тудырыл­ган: бер миллион сумлык заманча медицина җиһазлары урнаштырылган, җылы идән, яхшы яктырткычлар. Эссе һәм салкын су, канализация үткә­релгән. Болар барысы да — күренекле авылдаш М. Усманов хәстәрлеге. Болар янына тагын авыл тирә­сен­дәге һәм эчендәге асфальт юлларны, ике ел элек Кәбәчнең 270 еллыгы зур бәйрәм итеп билге­ләнүне, бу вакыйгага карата авыл турында бик тәф­сил­ләп язылган китап дөнья күрүен дә өстик...
Без район үзәге Толбазыга юл тоттык. Тарих-туган якны өйрәнү музеена кергән урында диварга шундый язу беркетел­гән: “Музей бинасы 2017 елда Авыргазы районының шәрәф­ле шәхесе, меценат Миң­нерәис Мәрван улы Усмановның хәйрия акчасына реконст­рукцияләнде”.
Музей директоры, бүгенге чараларны оештыручыларның берсе Саимә Әминева бервакыт М. Усмановның (ул үзе бигүк ризалашмаса да) тормыш һәм хезмәт юлы турында даими эшләүче экспозиция ясый. Аны ачу чарасына Миң­нерәис Мәрван улын, аның хатынын, ике кызын, улын, оныкларын да чакырып ките­рү­гә ирешә. Залларны карап йөр­гәндә (ә музей бинасы 20 елдан артык капиталь ремонтланмаган була) М. Усманов әйтеп куя: “Мин бу музейны төзекләнде­рәчәк­мен”. Һәм, һәрвакыттагыча, аның сүзе эштән аерылмый. Биредә реконструкция чыгымнары 3,5 миллион сум тәшкил итә. Төзүче­ләрнең 13 кешелек бригадасы ике айдан артык эшли. Стеналарны тигезлиләр, якты төсләргә буйыйлар, сыгылып торган идән­нәрне алмаштыралар, линолеум җәяләр, чарлакны җылы­та­лар, ике катлы евротүшәм, һава җилләтү торбасы куялар. Электр белән тәэмин итүнең яңа корылмасы үзе генә дә 900 мең сумга төшкән. Мондый ремонттан соң музейның бәләкәй бүлмә­ләре дә иркенәеп киткәндәй булган, ярымкараңгыдагы экспозицияләр яктылык-диод лампалар нурларына коенган.
Район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов музейдагы тәб­рик­ләү чыгышында данлыклы якта­шыбыз белән бүгенге очра­шуларның авыргазылылар өчен истәлекле вакыйга булуын бил­геләп үтте. Чыннан да, без кайсы якка гына караш ташламыйк — юлларгамы, кайбер медицина, мәдәният, социаль-көнкүреш объектларынамы – хөрмәтле Миңнерәис Мәрван улын рәх­мәт тойгылары белән искә алабыз. Ул — безнең горурлыгыбыз. Чираттагы орден белән бүләклә­нүенә дә барыбыз да шатландык.
Таба кебек такыр юллар безне Солтанморат авылына — татар әдәбияты классигы Галим­җан Ибраһи­мов­ның йорт-музеена алып килде. Авыргазы районы хаки­мия­­тенең элекке башлыгы Мидхәт Вәлитов болай дип сөй­ләде: “1997 елда бу музей би­насының вакытында өлгермәү куркынычы килеп тугач, үзе дә бу тө­зелеш өчен янып-көюче Миңне­рәис Усманов бе­лән ки­ңәшләштем. Якташлардан ярдәм сорарга кирәк дигән фикер­гә килдек. Республикада төрле югары вазыйфалар башкаручы 45 авыргазылыны төзелеш урынына җыеп, М. Усманов киңәш­мә үткәрде. Министрлар, генеральный яисә гади директорлар, рәисләр һәм башкалар — һәркем булдыра алганча ярдәмен тәкъ­дим итте”.
Музей файдалануга тапшырылганнан соң 22 ел үткәч, былтыр Миңнерәис Мәрван улы көче белән монда да күләмле төзек­лән­дерү эш­ләре башкарылган. Шул исәп­тән, музей алдындагы Галим­җан Ибраһимов бюсты да реконструкцияләнгән.
Солтанморат авылы хакимияте башлыгы Лена Мөхәм­мә­диярова, биредәге музей мөдире Гөлсинә Шәфиева, район мәдә­ният бүлеге җитәк­чесе Булат Баһаветдинов, районның юл төзелеше оешмасына 42 ел (80 яшькә кадәр!) җитәкчелек иткән Рил Бикмә­тов чыгышлары да фәһемле, кызыклы булды. Район артистлары Алик Җәлилов, Ирина Сидорова, Фәнәгать Юлмө­хәм­­мәтов очрашуны җыр-моң белән бизәделәр.
Чара тәмамлануга якынлашканда без, берничә журналист, Зөһрә Габдулла кызы Усмановадан да берничә сүз әйтүен сорадык. “Мин Мәләвез районы­ның Айтуган дигән татар авылында туганмын, — диде ул. — “Салаватстрой” трестында төзү­че идем. Миң­не­рәис белән бергә эшләдек, дуслаштык. Комсомол туе үткәрдек. Гаилә коруыбызга быел 55 ел тулды. Өч бала үсте­реп, олы тормыш юлына чыгардык. Картайган әти-әниләре­безне үзебезнең янга алдык. Ике­без дә кешеләргә ярдәм итүне изге бурычыбыз дип санадык. Һәм шушы бурычыбызга тугры булып калганбыздыр дип уйлыйм”.

Фәрит Фаткуллин.
Авыргазы районы.
Читайте нас: