+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Башкортстанга 100 ел!
6 август 2021, 17:25

Башкортстан - "Русия хәзинәсе"

Башкортстан National Geographic журналы проектында катнаша.

National Geographic Traveler журналы «Русия хәзинәләре» яңа проектының старт алуы турында игълан итте.

Проект төп истәлекле һәм иң популяр урыннарны һәм объектларны билгеләргә генә түгел, ә Русиянең туристик картасында яңа нокталар ачарга да ярдәм итәчәк.

Проектта Башкортстаннан төрле номинацияләрдә берьюлы 10 туристик урын һәм объект катнаша. Сораштыру 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мәсәлән, ЮНЕСКО геопаркы, "Янгантау" - «Табигый объект», Зур Көньяк Урал сукмагы - «Туристлар сукмагы», "Шүлгәнташ" мәгарәсе - «Мәдәни -тарихи объект», «Кандракүл» табигать паркы" - "Пляж, сәламәтләндерү яки рекреация курорты», башкорт киезе - «Халык һөнәре», башкорт балы - «Милли кухня», «Арт-КВАДРАТ» - «Иҗтимагый киңлек», "Инҗәр, Агыйдел, Сим, Җилем, Әй, Юрүзән елгалары – «Елга һәм диңгез круизы» һәм башка номинацияләрендә катнаша.

Фото: башинформ

Башкортстан - "Русия хәзинәсе"
Башкортстан - "Русия хәзинәсе"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: