+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Талисманым ярдәм итә...”

Бөредән 19 яшьлек “Тихий” позывнойлы сугышчы СВО зонасына үз теләге белән китә.

“Талисманым ярдәм итә...”
“Талисманым ярдәм итә...”
Аларның гаиләсендә ул бердәнбер сугышчы түгел. Алгы сызыкта 48 яшьлек әтисе ( “Старый”) һәм 23 яшьлек абыйсы (“Планктон”) хезмәт итә.

Мәктәптән соң егет Мишкә агросәнәгать колледжына укырга керә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе остасы булырга тели, әмма гаиләсендәге ир-егетләр үрнәгенә иярергә карар итә. Шулай итеп, өченче курс студенты хәрби хезмәткәр булып китә. Алгы сызыкка җибәрелгәнче, Бөредә БПЛА операторына укырга керә. Дөрес, анда ул теоретик өлешне генә үзләштерә. Практиканы Купянск юнәлешендә сугышлар вакытында камилләштерергә туры килә.

– Янәшәмдә, нигездә, урта һәм өлкән яшьтәге ир-егетләр булды. 20 яшькә кадәр булган сугышчы мин үзем генә идем. Без
окопларда урнаштык, дошман позициясенә һөҗүм итәргә боерык көттек. Дошман – ярты километр ераклыкта. Өч дрон ярдәмендә дүрт кешедән торган ике төркемне юк итә алдык, – ди “Тихий”.

Батыр егетнең талисманы да бар икән. Чебурашка балалар уенчыгы куркуны җиңәргә ярдәм итә, ди ул.
Әлеге вакытта “Тихий” өйдә, яраланганнан соң дәвалана. Башта сугышчы Санкт-Петербургта госпитальдә була, берничә операция кичерә. Хәзер ул таяк белән йөри, әмма СВО зонасына кайтырга планлаштыра: анда аны хезмәттәшләре көтә.

– Өйдә тагын дүрт энем һәм сеңлем бар. Җиңеп кайтып, сөйгән кызыма тәкъдим ясаячакмын, – дип планнары белән уртаклашты яшь егет.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: