+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
28 апрель 2020, 12:28

“Без булмасак, кем?”

Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан Фәгыйть Авзалов шулай ди.

Фәгыйть Авзалов — Краснокама районының Чернобыльчеләр берлеге җитәкчесе. Билгеле булуынча, 1986 елның 26 апреленә каршы төндә Чернобыль атом электр станциясендә реактор һәм дүртенче энергия
блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭСы зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Фәгыйть Авзалов — шул күпсанлы армиянең бер солдаты. Бөтен Русиядә генә түгел, дөньякүләм тарихта иң куркыныч шартлау
саналган Чернобыль һәлакәте көне алдыннан аның белән очрашып сөйләштек.


— Фәгыйть Хәмзинович, Чер­нобыльгә баруыгыз ничек булды? Баш тартып булмый идеме?
— Була иде. Хәтта тәкъдим итүчеләр дә булды. Әмма мин әткәйнең сүзе белән җавап бирәм: без бармасак, кем барыр иде?
Фәгыйть Авзалов әтисенең шушы девизына буйсынып яши, авырлыклар килсә, беркайчан да каушап төшми. Шуңа да коллективта да, күрше-кү­лән, туганнар арасында да хөрмәт казанган ул.
Фәгыйть Дүртөйле райо­нының Йосып авылында туган. Әнгәсәктә урта мәктәп тәмам-лагач, армия сафларына алына. Хезмәттән соң Нефтекама ДОСААФында шоферлыкка укып, нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшли башлый. Бирегә эшкә ул әтисе тәкъдиме буенча килә. Хәмзә абый үзе дә гомер буе нефть өлкәсендә эшли. Фәгыйтьнең хезмәт кенә­гәсендә нибары ике язу — эшкә килгән елы һәм пенсиягә кит­кән елы. Дөрес, Агыйдел шә­­һәрендә атом электр станциясе төзелә башлап, биредә эш­ләр кайнаган чорда Фә-гыйть­­нең дә төзелешкә китәргә исәбе булмый түгел, тик ул вакытта аны җитәкчесе җибәр-ми. Олыларга каршы сүз әйтергә күнек­мәгән Фәгыйть карышмый, әмма бераз күңеле төшә. Агыйдел­дә биш-алты ай эшләгәч, фатир бирәләр, яңа машиналарда эшлиләр, ә ул менә адым саен ватылган искесен ремонтлап чиләнә... Әмма соңрак, Агыйдел шәһә­рендә станция төзелеше туктагач, ашыгыч карар кабул итәргә ирек куймаганы өчен директорына эчен­нән генә рәхмәт укый. 1983 елда автоколонна начальнигы цементлау агрегатын эшләтүгә укып кайтырга тәкъдим итә, Фәгыйть Дүртөйле уку-укыту комбинатында укып кайта һәм цементлау агрегаты машинисты булып эшли башлый.
Аның каравы, тормыш аны башка атом станциясе белән очраштыра. 1986 елда май бәйрәмнәре алдыннан бер төркем эшчене ашыгыч рәвеш­тә директор бүлмәсенә җыя­лар. Директор А. Жуков аларга илдә зур фаҗига булуы, аның нәти­җәләрен бетерер өчен волонтерлар кирәклеге турында хә-бәр итә. Әлбәттә, гади авыл малае радиация, аның зыяны турында әллә ни уйланып тормый, директор сүзләрен ул шулай кабул итә: ярдәм сорыйлар икән, димәк, ярдәм итәргә кирәк! Ул башкача булдыра да алмый — аны шулай тәрбиялиләр.
Фәгыйть Чернобыль АЭСына шулай эләгә.
Аның белән бергә эшләгән дүрт белгеч, ә республикадан 56 кеше китә.
— Безне “Автомобилист” ял базасына урнаштырдылар, эшкә көн саен өч автобус белән килеп йөрдек. Станция­дә җимерелгән реактор янында эшләдек, цементтан саркофаг төзедек. Биредә безгә бик яхшы мөгамәләдә булдылар, барлык хәвефсезлек чаралары да күрелде. Эшкә тотыныр алдыннан дозиметрлар белән кабиналарны тикшерә­ләр, шулай ук, кесәдә дозиметр йөри, муенга да тактылар — без һәр­даим күзәтү астында булдык. Күрсәткечләр югары булса, мондый машиналарда эшләргә рөхсәт ителми, аны шундук алыштыралар иде, — ди Фәгыйть Авзалов.
Мондый шартларда алар ун көн эшли. Кайтып китәр алдыннан эшчеләргә Киевта экскурсия тәкъдим ителә, Фәгыйть коллегалары белән Украина­ның башкаласын карый, зоопаркта, хәрби техника музеенда була.
Әле Чернобыльгә киткәнче үк Фәгыйть цехларның бер-сендә эшләп йөргән Балтач кызы Резида белән очрашкан була. Әйткәндәй, Резида сөй­гәненең атом станциясенә барачагын ишеткәч, бик хафалана, әмма каршы төшми. Фә-гыйть куркыныч командировкадан кайткач, мәхәббәтләре төрле шартларда сыналган яшьләр өйләнешә, гөрләтеп туй итә. Озакламый кызлары Зинира туа. Аның артыннан, бәхетләрен арттырып, Зилә дөньяга килә.
Бар яклап та булган-килгән Зиләзекүл чибәре Резида кызларын да үзе кебек уңган, тырыш итеп тәрбияли. Кызлар укуда да ал бирмиләр, спортны да яраталар, кул эшләренә, аеруча, тегүгә осталар. Осталыкларына Фәгыйть абыйдан җаваплылык, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар да кушылган. Югыйсә, берсе — Уфада, икенче Екатеринбургта яшәп яткан кызлары, карантин вакытында әти-әнисе янына кайткач, волонтерлар булып авыл Советы штабына язылырлар, авыллар буйлап ярдәм күрсәтеп йөрер-ләр идеме? Ә Зинира белән Зилә йөри, кемгәдер ярдәм итү­не алар үзләренең бурычы дип саный. Зинира запас әзерләгән — кемгә медицина битлеге кирәк, барысына да бушлай тегеп бирергә әзер. Туганнарына, танышларына да тегеп тарат­кан.
— Аның бер кыенлыгы да юк, тегү машинасы бар, бер битлекне тегәргә биш-алты минут китә, аның каравы, кемгә-дер файдасы тия. Кичә Барьязыбаштан бер әбигә ашамлыклар илттек, ил өчен мондый авыр минутта оешырга, бердәм булырга кирәк, — ди Зилә.
Ирексездән дәү әтиләре Хәмзә абыйның сүзләре искә төшә: “Без булмасак — кем?” Бу — дәү әти, дәү әни, әти-әни тәрбиясе. Бәләкәчләр Дарина белән Анельның да шушында дәү әтиләре, дәү әни­ләре янында булуларына сөе­неп куям — иманым камил, бу сабыйлар да, Резида апа белән Фәгыйть абый үрнәген­дә, әти-әниләре ке­бек игелекле, кешелекле булып үсәр.
— Фәгыйть Хәмзинович, кызганычка каршы, Черно-быль­дә булганнарның күбе­се инде вафат. Сез үзегезгә, сәла­мәтлегегезгә зыян килде, дип исәплисезме? — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
— Аллаһка шөкер, эшкә йөрдем, балалар үстердек. Пен­сиягә чыктык, оныклар сөя­без. Зарлана алмыйм.
— Сезгә ниндидер ташламалар каралган, алардан канә­гатьсезме?
— Чернобыльгә ташламалар өчен бармадык. Илгә бәла килде, аңа каршы көрәшергә кирәк иде. Шул гына. Аның зыяны безнең халыкка кагылачак иде. Шуңа да кичекмәс­тән чара күрелде. Дөрес, күп­ләр сәламәтлеген, гомерен куркыныч астына куеп эшләде, аеруча беренче минутларда, сәгатьләрдә. Алар алдында баш иябез. Ә без үзебезнең кешелек бурычыбызны гына үтәдек.
Ташлама, өстенлекләр сорап йөргәнне яратмыйм. Әт­кәй-әнкәйләребез сугыш вакытында ничек көрәшкән! Алар берәр вакыт ташлама сорап йөрдеме? Авыр чакта Ватанны саклау — батырлык түгел, безнең бурыч.
— Фәгыйть Хәмзинович, Сез җитәкләгән оешмада күп­ме кеше эшли, үзара аралашасызмы?
— Заманында район оешмасында 15-20 кеше идек. Бүген биш кеше калдык. Истә­лекле көн алдыннан районда җыелу традициягә кергән. Еш очрашмасак та, хәл белешеп торабыз.
Менә шундый тыйнак, җа­ваплы, гади, тырыш кеше ул Фәгыйть Авзалов. 38 елдан артык гомерен нефть һәм газ чыгару өлкәсендә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялга чыккан. Әм-ма эшсез тора белмә­гәнлектән, “Хазино” шифаханә­сендә каравылчы булып эшләп йөри. Бакча үстерә, кош-корт карый, аның ихатасы, дөньясы балкып тора — һәркайда останың алтын кулы сизелә. Оныкларын җаныннан артык күргән дәү әти аларга атынгычлар, комлык, агач машиналар ясаган — балалары янында булуга ул аеруча шат. Якыннары белән очрашып, туган көннәрне, бәйрәм­нәрне бергә үткәреп, матур итеп яши. Балалары аның табигатьне яратуын, туган көннәрен дә табигать кочагында үткәрүен билгели. Тормышка гашыйк, беркайчан зарланмый, дөньяның ямен күреп, тәмен табып яши, кулыннан килгәнчә картларга, күрше-күләнгә ярдәм итә, диләр аның турында.

Гөлнара Гыйлемханова.
Краснокама районы.


Читайте нас