Бишбүләктәге кечкенә авылда яугирләренең зур батырлыгын мәңгеләштерделәр.
Узган елда Бишбүләк районы Кәрим авылының йөз еллыгын билгеләп үттеләр. Бу авылга шагыйрьләр Фатих Кәрим hәм Ярлы Кәримнең бабалары - Мөхәммәткәрим хөрмәтенә "Кәрим" атамасы биргәннәр.
Бер гасырлык юбилей уңаеннан биредә яшәүче атказанган урманчы Альмир Арсланов башлангычы белән хәтер паркы тергезелгән иде. Анда йөзләрчә агач утыртылды. Авыл халкы бу игелекле эшкә бик теләп кушылды. Быел исә, Азат Хәкимуллин рәт араларын эшкәртеп чыккач, янә өч йөзгә якын үсенте өстәделәр. Шушы паркта Дамир Арслановның зур тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм исән кайтканнарның исемнәре уеп язылган һәйкәл-обелиск куелды.
Бөек Ватан сугышына авылдан барлыгы 63 кеше китә, 22се сугыш кырларында ятып кала. Тылда калганнар, “Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” дип, армый-талмый колхоз производствосында тир түгә.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләгәндә һәйкәл=обелискка чәчәкләр салдылар. Ает авылы хакимияте башлыгы Рәсил Гыймазетдинов, имам-хатыйб Мөхәммәт Нәфыйков, Кәрим авылына матди ярдәм күрсәтүче Рамил Кыямов, Фәтих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбе директоры Илмир Шәфыйков илебез азатлыгы өчен көрәшкән Кәрим авылы каһарманнарының үлемсез батырлыгы турында сөйләделәр. Хакимият башлыгы фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең “Илем өчен” шигырен сәнгатьле итеп укып ишеттерде.
Данлы һәйкәл-обелиск янында берчә сагышка биреләсең, берчә күңелләрне батыр һәм фидакарь авылдашлар белән горурлану тойгылары били.