Туймазыда эшләүче колл-үзәк барлыгы өч меңгә якын гариза кабул иткән. Волонтерларны район хакимиятенең яшьләр эшләре бүлеге оештыра. Бу эшкә теләге булган һәркем кушыла ала.
“Без бергә” Бөтенрусия проекты кысаларында Туймазы районында “Игелеклелек вирусы” социаль акциясе киң колач алган. 65 яшьтән өлкәннәргә социаль азык-төлек җыелмалары таратылган. Алар беренче чиратта федераль социаль өстәмә алучы һәм пенсиясе белән бергә әлеге ике сумма 8645 сум тәшкил иткән кешеләргә бирелгән. Туймазы районында андый пенсионерлар 929 кеше икән. Халыкны социаль яклау бүлегендә исәптә торган аз тәэмин ителгәннәргә дә ярдәм күрсәтелгән. Андый гаиләләр районда – 2377. Әлеге категорияләргә карамаган, әмма авыр тормыш хәлендә калган, азык-төлек сатып алуда кыенлыклар кичергән кешеләр дә мохтаҗлар исемлегенә кертелә.
Аерым категориягә караган 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга 929 пакет илтелгән, шулай ук күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә 2550 азык-төлек җыелмасы тапшырылган. 300ләп тупланма урындагы эшкуарлар һәм депутатлар исәбенә әзерләнгән.
Менә шулай эш кайный Туймазыда. 200ләп волонтерның кайсыдыр – үз машинасында ерак авылларга, икенчеләре җәяү өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек җыелмалары тарата. 15 кеше колл-үзәктә эшли. 3 белгеч мөрәҗәгатьләр кабул итә.