+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 июнь 2020, 06:45

Мәңге яшәсен минем көчле илем!

Безгә имин тормыш бүләк иткән өлкән буынның изге әманәтенә һәрвакыт тугры калыйк.

Безгә имин тормыш бүләк иткән өлкән буынның изге әманәтенә һәрвакыт тугры калыйк.
Мин үземнең картәтиемнең әтисе турында бәян итәсем килә. Низаметдинов Гыймалетдин Галәметдин улы 1920 елның 20 мартында Архангель районының Кысынды авылында туган. Сугыш башланганда ул армиядә хезмәт иткән булган. Шушы дәһшәтле елларда ул илебез чиген Ерак Көнчыгышта саклаган.
Сугыш яланында олы картәтием разведчик вазыйфасын үтәгән. Аңа бик катлаулы бурычлар үтәргә туры килгән. Мәсәлән, ул берничә тапкыр Даурия елгасын кичеп чыккан. Су астыннан йөзгәндә, аны дошман сизмәсен өчен, камыш сабагы аша һава сулавы турында да ишеткәнем бар. Батырлыклары өчен ул “Хәрби казанышлары өчен” һәм “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
1946 елда гына олы картәтием туган авылына кайтып, Әминә исемле кызга өйләнә һәм аларның бер-бер артлы балалары туа. 1952 елда ул Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм колхоз рәисе булып эшли башлый.
Бер вакыт авылда көтелмәгән хәл була. Авылда яшәүче хатын бәби тудырырга чирли, аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә илтергә кирәк була. Ул вакытта колхозда техника булмаган. Олы картәтием колхоздагы бердәнбер атны җигәргә була. Бәхеткә, булачак ана исән кала, ә менә ат юл авырлыкларыннан соң вафат була. Бу хәлдән соң олы картәтиемне эшеннән бушаталар һәм бик озак еллар аңа эш бирми торалар. Гаиләне туйдыру олы зурәнием иңенә торып кала, әмма ул бирешми, гаиләсе мохтаҗлык күрмәсен өчен барына да әзер була.
Олы картәтием югары белем алу турында хыялланган булган. Шушы хыялы аны 1960 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга алып килә. Аны тәмамлагач, ул агроном булып озак еллар совхозда эшли.
Кызганычка каршы, якыннарым күптән мәрхүм иде. Сугышның барлык авырлыкларын үз иңнәрендә күтәрсәләр дә, алар изге, киң күңелле булып кала белгәннәр һәм бер-берсенә һәрвакыт игътибарлы булганнар.
Олы картәтиемнең сугышта күргән михнәтләре турында миңа әти-әнием сөйләде. Бу еллардагы куркыныч вакыйгаларны мин китаплардан укып, фильмнардан карап та беләм. Ачлык, ялангачлык, чыннан да, үзәкләренә үткән аларның. Бу буын кешеләре һәркөн үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватанны дошманнан коткарырга тырышкан. Аларның күпмесе яу кырында ятып калган һәм тыныч тормышны күрә алмаган.
Тылда да бит сугыш дәвам иткән. Карт-коры, бала-чага көче җитмәсә дә, сугышчыларга ярдәм итәргә тырышкан. Бу, чыннан да, үрнәк алырлык буын. Без алардан кыю, көчле, илебезнең чын патриоты булырга өйрәнәбез.
2020 елда илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгели. Ветераннарыбызны хәтерләрдә саклыйбыз икән, алар мәңге яшәячәк! Олы картәти-картәниләребезнең батырлыгы нәтиҗәсендә генә без иркен тормышта яшибез! Мәңге яшәсен минем көчле илем!
Самира Габдулхакова,
Уфа шәһәре, 45нче мәктәпнең 5 “б” сыйныфы укучысы.
Читайте нас