+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 июнь 2020, 09:35

#ҖИҢҮМАРШЫ янә яңгыраячак

Без - Җиңү варислары!

Без - Җиңү варислары!
1945 елның 24 июнендә Җиңү парады булган. Җиңү белән кайткан яугирләр аяк астына гөлләмәләр ташлаганнар. Бу вакыйгаларга инде 75 ел узса да, без үзебезне Бөек Җиңүнең варислары итеп исәплибез.
Бүген Русиянең һәр шәһәрендә #ҖИҢҮМАРШЫ яңгыраячак: хәрби оркестрлар, Кораллы Көчләр ведомствосы оркестрлары, һөнәри һәм үзешчән оркестрлар көн дәвамында 12-18 сәгатьләрдә хәрби марш көйләрен уйнаячак. Атап әйткәндә, "Прощание славянки", "Артеллиристлар маршы", "Буденый маршы", "Корыч эскадриьясы", "Авиамарш", "Совет танкистлары марш" һәм башкаларны уйнаячаклар.
Әлеге чараны үткәрү механизмы
Хәтер һәм дан елы төбәк дирекциясе урындагы үзидарә органнары белән берлектә:
- төбәкнең һәр почмагында мөмкин кадәр күбрәк оркестрлар җәлеп итәчәк;
- чарада катнашучылар һәм тамашачылар өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәүне булдырачак;
- акция турында мәгълүмат таратуны булдырачак;
- музыкантлар - чарада катнашучылар әлеге акция турында үзләренең социаль челтәрләрендә мәгълүмат урнаштырачак;
- тамашачылар һәм тыңлаучылар үзләренең социаль челтәр битләрендә #ҖИҢҮМАРШЫ хештегы белән фото һәм видео урнаштырачак.
Фото:yasgazeta.ru
Читайте нас