+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 июнь 2020, 16:00

#ҖИҢҮШАТЛЫГЫ акциясе янә 1945 елның 9 маена алып кайтачак

Бу чара һәркемдә Җиңү өчен булган шатлык хисләрен тергезәчәк.

Бу чара һәркемдә Җиңү өчен булган шатлык хисләрен тергезәчәк.
Русиядә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бик күп чаралар старт алды. Шуларның берсе - "Җиңү шатлыгы". Әлеге проект төрле буын, төрле һөнәр һәм сәяси караш кешеләрен бер хис белән бәйләү - җиңүче илләр өчен шатлык хисе кичерүгә юнәлтелгән. Проектның максаты - урыннарда 1945 елның 9 маенда булган рухны кайтару. Ул көнне кешеләр җәмәгать урыннарында җыелып җырлаган, биегән, уен коралларында уйнаган.
Шәһәр атмосферасын мәдәни яктан реставрацияләү ветераннар һәм шул елларда яшәгән кешеләрнең истәлегенә таяначак. Бу шул вакыттагы музыканы, ризыкларны, киемнәрне, һавадагы исләрне үз эченә ала. Проект яшьләрне җәлеп итә. Моның өчен аларга өлкән яшьтәгеләр белән бәйләнешкә керергә, архив документларын, фоторәсемнәрне, ил тарихын өйрәнергә туры киләчәк. Шул рәвешле алар да үзләренең Бөек Җиңүгә өлеш кертүен тоемлаячак. Проект тарихыбыз белән кызыксыну уятачак.
Бүген кич Русиядә яшәүчеләр Бөек Җиңүне бәйрәм итү флешмобына кушыла алачак.
Хәтер һәм дан елы төбәк дирекциясе эпидиомологик хәл тотрыклы булган урындагы үзидарә органнары белән берлектә мондый чаралар үткәрү өчен мәйданчыклар булдыра, артистларны һәм үзешчән коллективларны җәлеп итә, шул еллардагы атрибутларны булдыра. Гомумән, 1945 елның 9 маен мөмкин кадәр янә кабатлауны булдыра. Билгеле, биредә хәвефсезлек кагыйдәләре игътибар үзәгендә булачак. Арытаба чарада катнашучылар бу турыда социаль челтәрләрдә #ҖИҢҮШАТЛЫГЫ хештегы белән фото һәм видеолар урнаштырачак.
Читайте нас