+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 июнь 2020, 19:00

"Җиңү нуры" акциясе илнең һәр шәһәрендә үтәчәк

Бүген меңләгән нур дулкыны күккә күтәреләчәк.

Бүген меңләгән нур дулкыны күккә күтәреләчәк.
1945 елның 24 июнендә төнге 23 сәгатьтә Мәскәү шәһәре күген биш түгәрәк рәвешендә нурлар яктырта.
Бүген дә урындагы вакыт белән 21:50 сәгатьтә, салютка 10 минут кала, Петропавловск-Камчатскидан Калининградка кадәр, 75 ел элек булган кебек, күккә нурлар дулкыны күтәреләчәк.
Елга һәм диңгез хәрби һәм сәүдә итү потрлары прожекторлары, транспорт һәм башка предприятиеләр ил буенча Җиңү нурын кабызачак. Әлеге дулкын, ил буенча үтеп, Балтыйк буе шәһәрендә төгәлләнәчәк.
Бу чараны үткәрү өчен Хәтер һәм дан елы төбәк дирекциясе илнең башкарма власте һәм урыннардагы үзидарә органнары белән чарага көчле ут техникасы булган предприятиеләрне җәлеп итү буенча эш башкарды.
Фото:ria.ru
Читайте нас